+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 март 2023, 08:05

Салаваттан шәп яңалык!

Халык төрлесен көткән, әмма моны түгел!

Салаваттан шәп яңалык!
Салаваттан шәп яңалык!
Салават Фәтхетдиновның «ВКонтакте»дагы төркемендә «Кич шәп яңалык булачак» дигән хәбәр куйганнар. Яраткан җырчыларыннан әллә ниләр көтә икән халык. Күпләр өчен иң шәп яңалык ул - сугыш тәмамлану. "Ура!" кычкырыр идек", - дигән берәү.

Килененең авырлы икәнен белүчеләр картәти булгандыр, дип юраган.

«Салават, 90нчы елларда Аксубай районы Түбән Майна авылында билет сатып, синең өчен фонограммага Шәфәгать җырлаган иде. Шуның өчен безгә килеп бушлай концерт куярга җыенмыйсыңмы? Ул концертта булган халыкның яртысы үлеп бетте инде, но без әле исән», - дип үткәннәре искә төшергән берсе. Бушка концерт карарга теләүчеләр тагы да бар.

Алар "почти угадал, но не совсем". Кич Салават шәп яңалыгын әйткән – Казандагы рестораннарның берсендә концерт була икән. Билет бәясе – 500 сум. Бушка куярга булмагандыр инде шуны...

фото: intertat.tatar

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: