-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 март 2023, 14:15

Мондый көн сирәк була!

Бүген яхшы теләкләрне күбрәк теләп калыгыз.

Мондый көн сирәк була!
Мондый көн сирәк була!
Бүген, 21 мартта, сирәк көн булачак, чөнки ул мөһим астрономик вакыйгалар белән туры килә: яңа Ай туу һәм язгы көн белән төн тигезлешкән көн. Бу комбинация уникаль космик энергия тудыра, ул яңа башлангычларга һәм кыю гамәлләргә илһам бирә ала. Кучкар йолдызлыгында булган яңа Ай дәрт һәм тәвәккәллекне хуплый, ә язгы көн белән төн тигезлеге тигезлекне һәм гармонияне символлаштыра. Алар бергәләп безне уяту, үзгәртү һәм теләкләребезне тормышка ашыру өчен көчле мөмкинлек тәкъдим итә.

Бу тәүлекнең иң көчле сәгатьләре Мәскәү вакыты белән 20:23 — Кучкар йолдызлыгында булган яңа Ай туу, шулай ук Мәскәү вакыты белән 00:24 сәгатьтә — язгы көн белән төн тигезлеге башлану вакыты булачак.

Бу көнне мөһим эшләрне башкарып калу өчен уңышлы санала. Иң башта үзегез өчен вакыт бүлегез. Ял итегез, тәмле ризыклар әзерләгез, йокыгыз туйганчы йоклагыз. Яңа Ай туганнан соң аны тормышка ашыра алыр өчен якын киләчәккә ачык эш планы төзегез. Тормышта максатыгызга ирешергә сезгә нәрсә комачаулый? Бу проблеманы чишү юлын уйлагыз. Стресслардан һәм тавыш-гаугадан үзегезне саклагыз. Электән яратып башкарган эшләр белән шөгыльләнегез, ул сезне тынычландырыр. Кәефне төшерә, эмоциональ авырту китерә торган үткәннәрне искә төшерүче әйберләрдән арыныгыз. Бу яңа мөмкинлекләр өчен урын булдырачак. Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.

Яңа Ай туганда яхшы теләкләрне күбрәк теләгез, чөнки аның энергиясе барлык теләкләрне тормышка ашырачак.

 
 
Фото: img.joinfo.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: