-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 март 2023, 11:15

Боз озату

И, боз китүеннән дә күңеллерәк күренеш юк иде бугай элек! Без, урамның бот буе малайлары, аны беренче булып каршылый идек. Бары тик яз вакытында була торган “пугач” дип аталган корал да хутта иде әле ул чакларда. Пугач ясамаган малай — ул чын ир-егет түгел инде, синең кемлегеңне шул билгели. Кайвакыт аны сәпит эсписеннән ясый идек, монысы узгынчы нәрсә генә инде. Ә чын пугач трактор-комбайнның җиз торбасыннан ясала.

Боз озату
Боз озату

Элек МТМ тирәсендә зап­частьт­ән дә күбрәк нәрсә юк иде бит. Менә шуннан табып аласың. Анда булмаса, эшләп торган берәр трактор, я комбайнныкын каерып алып китәсең. Аны кисеп алу өчен тимер пычкысы әзерләп куясың, һичьюгы өч кырлы игәү белән маташтырасың. Шул торбаны этләй балыгы кадәр генә итеп кисәсең дә бер башын чүкеп бөклисең, торба эченә кургаш туты­расың. Шуннан сиксәнле кадакны кәкрәйтеп, бер башын — кадакка, бер башын торбага тыгып, җилем белән тарттырып куясың. Торба эченә күкерт тутырасың да кадакны торбадан чыгарыбрак куеп, җилем белән тарттырып җибәрәсең. Бах-х!

И, ул шартлау тавыш­ларының матурлыгы! Ныграк шартлаган саен ныграк бә­хетле буласың. Боз киткән­дә елга буенда пугач тавышлары туктаусыз ишетелеп тора. Салют инде бу шундый. Аны кызлар арасында шартлату тагын да күңел­лерәк. Алар, куркышып, чыр-чу килә. Алар курыккан саен үзеңне батыррак итеп тоясың. И, кызлар чыркылдашуыннан да рәхәтрәк нәрсә бармы соң инде бот буе малайлар өчен!
  Пугач ясаулар да, бозда йөзүләр дә шул кызларны чыркылдату өчен генә иде бугай инде. “Кызлар” дип аталса да, арасында синең кү­зең төшеб­рәк йөргән иң кадерлесе дә бар бит әле аның. Шуның янынарак елышырга тырышасың, шуны куркытудан тәм таба­сың. Малай чак мә­хәббәтенең үз теле бит инде ул. Шуның игътибарын яуларга тырышып, елга уртасындарак йөзгән бозга сикерәсең. Уңыш­лырак килеп чыкса, якты елмаю белән аңа текәләсең. Ул бик игътибар бирмәгән була инде. И, гел уңышлы да булмый әле ул, син сикергән боз я шуып китә, я өсте аска килә. Син муеныңнан суга чумасың, ә теге кыз сөенә. Кычкырып көлә, аның синнән көлүе дә рәхәт. Синнән көлгән кешеләр арасында аның булуы рәхәт. Берәр дустың киртә суза, син шуңа ябышып чыгасың да бер як читтәрәк янып торган учак янына барып, киемнәреңне сыгарга тотынасың.
  Иң кызыгы кичке якта була инде аның. Беларус покрышкасын тау башына алып менәсең. Шуннан моңа солярка сибеп ут төртәсең. Яхшы гына итеп янып киткәч, таутүбән төшереп җибәрәсең. Яна-яна матур булып төшә ул. Төшә дә, Сөн буена җиткәч, ярдан сикереп, боз өстенә төшеп кунаклый. Аның артыннан бер көтү булып дәртле авазлар чыгара-чыгара малайлар да йөгерә инде. Кайчагында егылып та каласың, сикереп торасың да тагын дәвам итәсең. Рәхәт инде шундый!!!
  Аның иң рәхәте теге тәгәрмәч боз өстенә уңышлы төшеп яткан очракта инде. И, әллә нинди могҗизаларга тиң булып тоела ул. Сөн Агый­дел­гә коя бит инде, Агыйдел - диңгезгә, диңгез - космос­ка. Нәкъ менә шулай тоела иде ул чагында. Синең таудан тәгәрәтеп җибәргән ялкынлы тәгәрмәчең космоска кадәр менеп җитәр дә анда бер йолдыз булып янып торыр кебек иде. Без моның нәкъ шулай икәнен төгәл белә идек. Елга буена төшкән өлкәнрәк кеше­ләр генә ул берни дә аңлап бетерми, хәтта үзалдына сөйләнгән чакларында да бер-берсеннән сорап куярлар иде:
  - Бу елгалар кая ага икән?
  Әле менә Сөн буеннан кайтып киләм. Авыл урамнары да, елга буйлары да элекке шикелле шау-гөр килеп тормый инде. Минем шикелле үткәннәрен эзләп чыккан бер­ничә кешедән башка җан иясе юк. Малайлар юк. Кызлар юк. Яшьләр дә юк. Сөн бозлары да элекке шикелле кукраеп, үзләренең әллә кемлеген аңлап акмый.
  Тик минем күңелдә сагыш. Үткәннәрнең — бүгенгедән, бүгенгенең киләчәктән әйбәт­рәк икәнен аңлаудан да авыррак хәл юк. Моңсу гына адымнар белән елга буеннан авылга кайтып киләм.
  Бу дөньялар кая бара икән…

Марат КӘБИРОВ.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: