-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 март 2023, 14:55

Татлы ризыклар яратасызмы?

Баллыдан баш тартырга вакыт җиткәнен күрсәтүче берничә билге бар.

Татлы ризыклар яратасызмы?
Татлы ризыклар яратасызмы?
Шикәр баш мие эшчәнлеге өчен файдалы, ләкин тиешле күләмдә генә кулланган очракта. Диетологлар шулай дип саный. Кешенең аппетиты күтәрелсә һәм ашаганнан соң ачыгу тойгысы бетмәсә, димәк, татлы ризыкны киметергә вакыт.

Белгечләр шикәрдән баш тартырга кирәклеген күрсәтүче билгеләрне ассызыклый.
Табиблар әйтүенчә, аппетитның артуы — иң беренче билге. Ул организмда глюкоза артык булуы турында сигнал бирә. Аннары даими ачыгу тойгысы һәм кәеф үзгәрү хисе кушыла. Әгәр дә бу этапта углеводлар кабул итүне чикләмәсәк, шикәр хәлсезлек тудыра башлый. Кеше пассивка әйләнә.

Диетолог билгеләп үткәнчә, тиренең тиз майлануы шикәрнең артык булуының тагын бер билгесе булып тора. Биттә ялкынсынучан бетчәләр барлыкка килә. Тәм-том яратучылар еш кына эчәк эшчәнлегенең бозылуы белән дә җәфалана башлый. Эч авырту – баллы ризыклар куллануны туктату өчен тагын бер сигнал. Табиблар шикәр тешнең эмален җимерә һәм уртларның авыруына китерә дип кисәтә. Кариес - көндәлек рационда шикәрнең артык күп булуы билгесе.

 
Фото: mykaleidoscope.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: