+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 март 2023, 20:15

Эш атнасын кыскартырга ниятлиләр

Дәүләт думасы депутатлары чираттагы тапкыр эш атнасын кыскартырга тәкъдим итте.

Эш атнасын кыскартырга ниятлиләр
Эш атнасын кыскартырга ниятлиләр

Бу хакта шушы көннәрдә Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб белдерде.

Эш атнасын кыскарту мәсьәләсенә хакимият вәкилләре даими рәвештә әйләнеп кайта, төрле вариантлар тәкъдим итә. Еш кына биш көнлек эш атнасын дүрт көнлеккә әйләндерү, ләкин бу юлы азрак радикаль чаралар күрергә карар иттеләр.

- Без дүрт көнлек эш атнасы турында түгел, ә эш сәгатьләрен кыскарту турында сөйлибез. Мәсәлән, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр кешеләр гадәттәгечә эшләячәк, ә җомга көннәрендә төшке ашка кадәр генә. Мондый графикка күчү мөмкинлеге бар инде, — ди Светлана Бессараб.

Депутат фикеренчә, мондый вариант хезмәткәрләрнең продуктивлыгына тәэсир итмәячәк. Моннан тыш, Бессараб фикеренчә, «күп кенә эш бирүчеләр җомга көннәрендә төшке аштан соң хезмәткәрләрен кайтарып җибәрә».

Дәүләт думасының әлеге комитеты вәкилләре беренче тапкыр гына русиялеләргә ял көннәрен өстәргә тәкъдим итми. Элегрәк шундый ук идеяләр белән комитет башлыгы Ярослав Нилов чыгыш ясаган иде. Ул, мәсәлән, берничә ел дәвамында 31 декабрьнең ял көне булырга тиешлеге турында белдерде. Дүрт көнлек эш атнасы идеясен дә хуплый. Ләкин күпчелек экспертлар ялларны арттыру икътисадка начар йогынты ясаячак дигән фикердә.

фото: rg.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: