+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 апрель 2023, 11:00

Иван Ургант “Беренче канал”га кире кайтырмы?

Бу сорауга ул "Вызов" нәфис фильмы премьерасы алдыннан җавап бирде.

Иван Ургант “Беренче канал”га кире кайтырмы?
Иван Ургант “Беренче канал”га кире кайтырмы?
Телевидение тапшырулары алып баручысы Иван Ургант үзенең программаларын “Беренче канал” эфирына кайтарырга өметләнүен белдерде. Бу турыда ул "Вызов" нәфис фильмы премьерасы алдыннан “ТАСС” хәбәрчесенә сөйләгән.

"Әйе, бик өметләнәм", — дигән ул. Тамашачылар аны якын арада күрерме, дигән сорауга ул: "Ни өчен безгә бер-беребезне алдарга, әлбәттә, әйе" дигән.

“Беренче канал” элегрәк Иван Ургант белән контрактны өзү ихтималлыгы турындагы мәгълүматны һәм шоуның ябылуы турындагы имеш-мимешләрне кире какты.

Гыйнварда Интернетта “Кичке Ургант” шоуының эфирга кире кайтуы турында имеш-мимешләр пәйда булган иде. Ул Telegram каналда Иван Ургантның җырчы Филипп Киркоров белән тапшыру студиясен хәтерләткән декорациядәге фотолары чыккач таралган иде. Ул вакытта Иван, бу фотоларның шоу белән бәйләнеше юк, дип белдерде.

Билгеле булуынча, “Кичке Ургант” программасы үткән елның февраль ахырыннан бирле эфирга чыкмый.

 
Фото: riafan.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: