+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 Май 2023, 10:00

Яман шешкә каршы торучы ризыкларны беләсезме?

Белгеч сәламәтлек өчен бик файдалы мәгълүмат белән бүлешә.

Яман шешкә каршы торучы ризыкларны беләсезме?
Яман шешкә каршы торучы ризыкларны беләсезме?
Табиб-кардиолог Ольга Бокерия эчәклек микрофлорасын сакларга ярдәм итүче һәм аның эшенә уңай йогынты ясаучы ризыклар турында үзенең “Telegram-канал”ында белдерде. Белгеч сәламәтлек өчен туклану буенча мәгълүмат белән бүлешә.

Эксперт иртән лимон белән су эчәргә киңәш итә. Ул ашказаны-эчәклек системасы эшенә булыша һәм матдәләр алмашын яхшырта. Аның сүзләренчә, организмга кергәч, лимон селтеле ризыкка әверелә, шуңа күрә әчелеккә тәэсир итми.

Шулай ук рационга груша, алма һәм банан кертергә кирәк. Алар организмга тәэсире буенча кыйммәтле экзотик җимешләрне җиңел алыштырачак. Аларда эремәле җепсел — пектин бар, ул эч катуга каршы көрәшкә һәм яман шеш күзәнәкләренең үсешен чикләүгә ярдәм итә.

Бу ризыклардан тыш, сельдерей һәм чикләвек мае да бик файдалы. Алар аеруча бергә кушылган очракта ашкайнату өчен файдалы. Белгеч билгеләп үткәнчә, чикләвек мае сөртелгән сельдерей ачыкканда капкалап алу өчен дә бик яхшы ризык булачак.

"Чикләвек мае начар холестеринны киметәчәк, яхшысын арттырачак, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауда ярдәм итәчәк", - ди медицина фәннәре докторы.

 
 
Фото:и vegan-pvp.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: