+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 Май 2023, 07:25

Хюррем ролен башкаручы Мәрьям фанатларын шаккатырган

Ә сезгә “Великолепный век” сериалының йолдызы ошыймы?

Хюррем ролен башкаручы Мәрьям фанатларын шаккатырганХюррем ролен башкаручы Мәрьям фанатларын шаккатырган
Хюррем ролен башкаручы Мәрьям фанатларын шаккатырган

16 майда Канны шәһәрендәге кино фестивален ачуда Төркия сериалы йолдызы Мәрьям Узерли һәммәсен сокландырган һәм гаҗәпләндергән.


Тамашачыларның яраткан актрисасы чарада тыйнак, ләкин тирән декольтелы кара күлмәктә пәйда булган. Образында чагу макияж да, купшы бизәнгечләр дә булмаган. Тыйнак һәм элегант киенгән актрисаның табигый матурлыгы үзенә күп сокланулы карашларны юнәлткән.


Әмма кайберәүләр Канныдан фотоларны һәм видеоларны күргәч, артистканың кыяфәтенә карата шикләнүләрен дә белдергән: “Уколлар кадатып, яшәргән", "Мәрьямнең йөзе нишләгән?”, “Пластика ясаган кебек күренә...”, “Тулышып торган бите кайда?”, “Иреннәрен зурайтканмы?”, “Иреннәре болай да юка түгел иде, нигә кирәк?”, “Аллам, аның белән нәрсә булган, танырлык түгел!”
Социаль челтәрләрдә язылучылар шундый комментарийлар бирә.


Ә сезгә Мәрьям Узерли ошыймы? Төрек сериалларын яратып карыйсызмы?


Мәрьямнең фестивальдәге матур образын “Кызыл таң"ың “ВКонтакте” битендәге видеодан карагыз.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас