+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 Май 2023, 12:05

Зелпе җимешен тәмләп карадыгызмы әле?

Бакчада иң беренче өлгергән җимешнең файдасын күреп калыгыз.

Зелпе җимешен тәмләп карадыгызмы әле?
Зелпе җимешен тәмләп карадыгызмы әле?
Быел май эссе көннәре белән сөендерә. Шуңа да бакчада беренче җимешләр өлгерә дә башлады. Июнь башында гына җимеш бирергә тиешле зелпенең бүгеннән әчкелтем-татлы җимешләрен ашарга була. Зелпенең (жимолость) җимешләре куе зәңгәр яисә кара диярлек, сусыл.
 
Халык медицинасында җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Бакчада иң иртә өлгерә торган файдалы җимешнең яз витаминнар җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме зур. Аларда шактый гына микъдарда С витамины, 4,5 процентка кадәр шикәрләр һәм 1 процентка кадәр органик кислоталар була. Тәмле әчкелтем җимешләрне яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләренә шикәр бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.

Зелпе дару ясый торган үсемлек буларак та билгеле. Ул —зәңгеләгә каршы менә дигән дару. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты — төрле тимрәүләрне дәвалауда, ә кайнатмасы төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла. Яңа җыелган зелпе җимешләре салып пешерелгән чәй тәмле дә, файдалы да. Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар.

Зелпенең җимешләрен — өлгереп җиткәч, ә яшь ботакларын, яфраклары белән бергә чәчәк ату вакытында җыялар. Ул ботакларны күләгәдә киптерәләр.

Әгәр сезнең бакчада зелпе үсми икән, бу куакны язын утыртырга тырышыгыз. Җимешне мул бирсен өчен ике-өч куакны рәттән утыртырга киңәш ителә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: