+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 Май 2023, 17:15

Җиде сәгать чокырда яткан...

Суровка авылы янында бер хатын бәлагә тарыган.

Җиде сәгать чокырда яткан...
Җиде сәгать чокырда яткан...
Уфа районында кичке якта ашыгыч хезмәтләргә бер хатынның чокырдагы куаклар арасына кысылып калуы турында хәбәр килә. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары Суровка авылы янындагы «Озерки» бакчачылык ширкәтенә чакыруга чыкканнар.

"Булган мәгълүматлар буенча, хатын абынган, чокырга барып төшкән һәм куаклар, агачлар арасында кысылып калган. Урынга килеп җиткәч, коткаручылар кысылып калган хатынны чыгарган һәм медицина ярдәме хезмәте машинасына кадәр носилкада алып барганнар”, — дип белдерәләр Дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Зыян күрүче сүзләренчә, ул анда җиде сәгать чамасы булган, ярый әле аны үтеп баручы күреп алган һәм ашыгыч хезмәтләр чакырган.

 
 
 
Фото: api.rbsmi.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: