+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 июнь 2023, 12:40

Иртәгә тавыкларыгызны яхшылап сыйлагыз...

Ни өченме? 3 июнь сынамышларына колак салыгыз!  

Иртәгә тавыкларыгызны яхшылап сыйлагыз...
Иртәгә тавыкларыгызны яхшылап сыйлагыз...

Кызлар, иртәгә чәчләрегезне үрмәгез. Таратып йөрсәгез, чәчләрегез куе, матур булыр.
3 июньдә бурычка акча алырга ярамый! Уңыш качарга мөмкин.

Иртәгә юлда алка күрсәгез, алмагыз! Чир-сырхаулар урап узар.
Талашырга да иртәгә һич ярамый.

Лампа, люстралардан иртәгә тузан сөртми торыгыз. Алдакчылар корбаны булырга мөмкинсез.

Иртәгә нишләргә кирәк?
Тавык асрасагыз, аларны иртәгә яхшылап сыйлагыз. Йомыркага баерсыз.

3 июньдә якты төстәге киемнәрдә йөрү хәерле. Болай иткәндә сүзгә килешкән һәммәсе белән дустанә мөнәсәбәтләр урнашачак.
Иртәгә төнлә начар төш күргән булсагыз, кайгырмагыз. Ул чынга ашмаячак.

Иртәгә кәккүк кычкырганын ишетсәгез, шатланыгыз! Алда матур көннәр көтә.

Фото: “fotovmire.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: