-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 июнь 2023, 19:00

Татьяна Буланова янә кияүгә чыга

Җырчы бу юлы кемне сайлаган?

Татьяна Буланова янә кияүгә чыга
Татьяна Буланова янә кияүгә чыга
Русиянең билгеле җырчысы Татьяна Буланова янә кияүгә чыга. Артистка бүген, 2 июньдә, Санкт-Петербургта туй үткәрәчәк, бу хакта социаль челтәрләрдә аның ахирәте Лена Королева хәбәр итә.

“Бүген - Санкт-Петербург өчен мөһим көн! Берничә буынның һәм халыкларның яраткан җырчысы кияүгә чыга. Танечка Буланова! Ура!”, — дип уртаклаша Буланованың якын дусты.

Артистка бизнесмен Валерий Рудневка кияүгә чыга, ул Булановадан 19 яшькә кечерәк. Алар узган елның ноябреннән бирле никахта булган.

Исегезгә төшерәбез, җырчы инде өченче тапкыр рәсми рәвештә кияүгә чыга. Элегрәк Буланова музыкант Николай Тагрин һәм футболчы Вячеслав Радимов белән законлы никахта булды.

 
 
Фото: argumentiru.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: