Бүген, 4 июньдә, җәйнең беренче Ае Мәскәү вакыты белән 06:44 сәгатьтә туп-тулы булачак. Әмма искә алган булсагыз, кичә дә Ай түп-түгәрәк күренде һәм иртәгә, 5 июньдә дә, ул безгә шулай кебек тоелачак әле.
Ул “җиләкле Ай" дип атала. Мондый гадәти булмаган исем астрологик күренешкә бу тәмле кызыл җиләкнең өлгерү чоры башлану сәбәпле бирелгән.
Бу гадәти булмаган тулган Ай якшәмбегә туры килә, һәр гаиләнең диярлек ял иткән, бергә җыелган вакыты бу. Шуңа күрә сүзләрне сайлап кына сөйләргә, гамәлләрне җентекләп уйлап эшләргә кирәк. Конфликтларны булдырмаска, үзең теләмәгән эшләрне башкармаска кирәк.
“Җиләкле” Ай вакытында шау-шулы кичәләргә йөрмәскә, зур компанияләрдә булмаска тырышыгыз, бу вакытны тыныч кына үткәрергә кирәк.
Бүген кеше тикшерергә, яман сүзләр сөйләргә, кеше артыннан сөйләргә бөтенләй ярамый, болар барысы да үзегезгә кире әйләнеп кайтачак, өстәвенә, артыгы белән дә.
Тулган Ай вакытында спиртлы эчемлекләр һәм авыр ризык кулланырга ярамый.
Әлбәттә, ял көнне бакчада эш күп, ләкин бүген авыр физик эш белән артык шөгыльләнергә тырышмагыз.
Бүген - үз хисләрегезне контрольдә тота алмаган көн. Шуңа күрә тулган Ай вакытында зур әйберләр сатып алмагыз. Уйланмаган чыгымнар соңыннан авырлыклар тудырырга мөмкин.
Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.