+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
9 июнь 2023, 11:30

Алсуның никах балдагы кая?..

Җырчы иренең хыянәт итүе турындагы имеш-мимешләр фонында илдән киткән. Социаль челтәрләрдә ул үзенең АКШта булуын күрсәтте. Аеруча игътибарлылар Алсуның бармагыннан никах балдагы югалганын билгели.  

Алсуның никах балдагы кая?..Алсуның никах балдагы кая?..
Алсуның никах балдагы кая?..

Җырчы күп еллар бизнесмен Ян Абрамовта кияүдә. Алар өч бала үстерәләр һәм бәхетле яшиләр.
Ләкин идиллия көнләшүчән гайбәтчеләргә тынгылык бирми: Алсуның тормыш иптәшенә даими рәвештә хыянәт итүе турында гаеп тагалар. Пар беркайчан да кемнеңдер фаразларына аңлатма бирми.

Алсу үзе яңа гайбәтләр вакытында илдән китеп барган. Социаль челтәрдә җырчының тормышын күзәтүчеләр аның никах балдагының булмавын күргән, ләкин Алсу аны элек тә сирәк кия иде.

Алсу белән Ян Абрамов 17 ел бергә яшиләр. Җырчы билгеләвенчә, ире аңа даими рәвештә комплиментлар әйтә икән. Алсу да ирен иң сөйкемле кеше дип саный.

Фото: “pulse.mail.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас