Әни белән сабый мәхәббәтен чагылдырган бу икәүгә ирексездән игътибар итәсең. Юлым шул якка булганга мин дә алар артыннан атлыйм, сокланып барам. Әни кешенең бер кулында шактый ук бүлтәйгән пакет. Аның сүзләре аерымачык колагыма чалынды:
– Улым, бу тәмлекәчләрне, алма, әфлисуннарны да, шоколадлы кәнфитләрне дә үзең генә аша, берсенә дә бирмә, ярыймы?
– Ник, әни, алар күп бит, апама да, дустым Валеркага да бирим. Сине дә сыйлыйм.
– Бу пакетны сиңа бүләк иттеләр бит, бирмә, ул синеке генә...
Әллә ничек, адымнарым үзеннән-үзе әкренәйде, күз алдымдагы мин сокланып барган матурлык төссезләнде дә калды: хатынның плащы да килешми, шарфы да зәвык белән бәйләнмәгән төсле тоелды...
Ә безне әни бөтенләй башкача өйрәтә: бергә, бүлешеп ашасаң бигрәк тәмле була, юмарт булып үсәсең, дип әйтә торган иде. Без чыршы бәйрәмендә бүләккә бирелгән кәгазь капчыктагы кәнфит-прәннекләрнең берсенә дә кагылмыйча өйгә алып кайта һәм барыбызныкын бер савытка салып, әнине, бер-беребезне шатландыра алуыбыз белән сөенә идек.
...Ходаем, бу балада үскәч иҗтиһат, мөрәвәт булыр микән?
Зәйфә САЛИХОВА.
Бәләбәй шәһәре.