+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 Июня 2023, 13:40

Роман — көчле кеше!

Роман Костомаров аяк протезларында көненә бер сәгать шөгыльләнә башлаган.

Роман — көчле кеше!Роман — көчле кеше!
Роман — көчле кеше!
Бозда бию буенча 2006 елгы Олимпия чемпионы Роман Костомаров аяк протезларында көненә бер сәгать шөгыльләнә башлаган. Бу хакта әлеге хәл белән таныш чыганакка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Роман реанимациядә әле. Ул аяк протезларын үзләштерә, аларга ияләшә, — ди агентлыкның әңгәмәдәше. — Ләкин көнгә бер сәгатьтән артык түгел — бу бик авырттыра, өйрәнү өчен вакыт кирәк. Кулларын протезлауга әле тотынмаганнар”.

Берничә ампутация кичергән Олимпия чемпионы 26 июньдә дәваханәдән видео урнаштырды, анда ул протезлар белән велотренажерда шөгыльләнә. Фигуралы шуу буенча атказанган тренер Татьяна Тарасова Роман Костомаровка карата үзенең уй-фикерләрен белдергән.

"Бу безнең өчен зур вакыйга, ә аның өчен — тагын да зур! Кызганычка каршы, мин аның белән сөйләшә алмадым. Әлегә ул авырый, тик Оксана [Роман Костомаровның хатыны] белән гел элемтәдә. Роман — көчле кеше. Ышанам, ул җиңәчәк!” — диде Тарасова.

Билгеле булуынча, 10 гыйнварда Костомаров пневмония белән реанимациягә эләккән иде. Соңрак фигуристның авыр хәлдә һәм Коммунарка дәваханәсендә медикаментоз комада булуын хәбәр иттеләр. Костомаровны ЭКМО аппаратына тоташтырганнар иде. Әмма соңрак фигуристта сепсис саклануы һәм кан әйләнеше белән проблемалар күзәтелүе билгеле булды. Спортчы ике аягының да табаннарын, бер кул чугын һәм икенче кулының бармакларын югалтты.

 
Фото: cdn-st4.rtr-vesti.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас