+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 июнь 2023, 07:25

Яңа өлгергән кәбестә пирогы

Бәйрәмдә якыннарыгызны тәмле камыр ашлары белән сыйлагыз.

Яңа өлгергән кәбестә пирогыЯңа өлгергән кәбестә пирогы
Яңа өлгергән кәбестә пирогы
Бакчада кәбестә өлгерә башлады. Ә аннан пешергән камыр ашлары тел йотарлык тәмле була!

Бүген сезнең игътибарга кәбестә пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Моның өчен ярты килограмм кәбестә, 100 грамм маргарин яисә акмай, камырга — 3 йомырка, 5 аш кашыгы каймак, 3 аш кашыгы майонез, ярты калак тоз, 6 аш кашыгы он, 2 калак камыр йомшарткыч кирәк.

Кәбестәне вак кына турап, тирән табага салабыз. Майны кискәләп, табада эретәбез дә кайнар килеш кәбестә өстенә коябыз. Шул арада камыр әзерлибез. Йомыркаларны туглап, каймак, майонез, он, камыр кабарткыч, тоз кушып, яхшылап туглыйбыз. Сыек камырны кәбестә өстенә салып, кайнар мичтә 30 минут чамасы пешерәбез.
Бик җиңел әзерләнә торган пирог тәмле дә, файдалы да.

 
Фото: aroma-avenue.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас