+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 июль 2023, 10:45

Кояш астында сакланган карбыздан сак булыгыз!

Тәмле һәм файдалы карбыз сатып алу өчен бик игътибарлы булырга кирәк.

Кояш астында сакланган карбыздан сак булыгыз!
Кояш астында сакланган карбыздан сак булыгыз!
Беренчедән, карбыз һәм кавынны рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан алырга киңәш ителми. Икенчедән, аларны күпләп үстерүче фермерлар тизрәк өлгерсен өчен төрле ашламалар куллана.

Азотлы ашламалар артык булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Иртә өлгергән җиләкләрдә алар күп була да инде.

Шуңа күрә табиблар шикле сатучылардан җиләк-җимеш сатып алырга ярамый дип кисәтә. Табиблар тагын бер кагыйдәне истә тотарга куша — кояш астында сакланган карбызны сатып алмагыз. Әгәр карбызда күп нитратлар булса яки ул дөрес сакланмаса, бактерияләр үрчи башлый һәм кеше көчле агулануга дучар булырга мөмкин.
Карбызда нитрат күплеген ничек белергә дисезме? Аның йомшагы җете кызыл һәм бераз шәмәхә төстә була. Нитратсыз карбызның эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә.

Стакандагы суга карбызның йомшагын салыгыз. Су тоныкландымы? Шулай булса, курыкмыйча ашагыз, сезгә яхшы карбыз туры килгән.

 
Фото: postila.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: