+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 июль 2023, 09:50

Күңел – унҗидедә, йөрәк – унсигездә!

Стәрлебашта 60 ел элек мәктәпне тәмамлаган “егетләр-кызлар” җыелды.

Күңел – унҗидедә, йөрәк – унсигездә!Күңел – унҗидедә, йөрәк – унсигездә!
Күңел – унҗидедә, йөрәк – унсигездә!


Гадәттә җәй айларында узган иң күңелле чараларның берсе – сыйныфташлар очрашуы.
– Безнең сыйныф иң көчлесе иде, – дип горурлык белән телгә ала әлеге сыйныфта укыган егетләр һәм кызлар. – Барысы да исбатлый моны... Шаян да булдык!
Һәм моңа өстәп мәктәп елларындагы шактый күп мутлыкларын искә төшерәләр. Гәрчә, мәктәпне тәмамлауларына алтмыш (!) ел узып киткән. Чәчләренә күптән чал кунган, әмма күңелләре белән алар әле һаман да япь-яшь.

Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан мәктәбен 1963 елда 29 кыз һәм егет тәмамлаган. Чынлап та, көчле сыйныф булган ул – укучыларның берсе дә тормышта югалып калмаган. Барысы – белемле, дәрәҗәле. Күркәм эшләре, матур гаиләләре белән абруй яулаганнар.
Дистәләгән еллар буе сыйныфташлар “гаилә”сен туплап, берләштереп һәм очраштырып торучы кеше – мәктәп елларыннан ук оештыру сәләте белән аерылган Ягъфәр Хисмәтуллин. Ягъфәр Сәягъфәр улы – укытучылыкта, комсомол эшендә, колхоз, крестьян хуҗалыгы, район Советының башкарма комитеты һәм “Кислород” җәмгыяте җитәкчелегендә сыналган-чыныккан кеше. Ул – Стәрлебаш районының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә данлыклы эшләре белән таныл­ган шәхесләргә бирелә торган Акмулла исемендәге премияне булдыручы һәм озак еллар буе аның лауреатларын дәртләндереп торучы да. Бүгенге көндә дә зур эшләр белән мәшгуль. Атап әйткәндә, Стәрлебаш тарихында олы эз калдырган шәхесләргә – меценат, ахун, Дәүләт думасының икенче һәм өченче чакырылыш депутаты Мөхәммәтшакир Тукаев белән күренекле татар язучысы Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар” романының реаль геройлары булган хатын-кызларга һәйкәлләр тергезү эше белән янып йөри. Һәйкәлләрнең беренчесен ачуда стәрлебашлылар – язучылар Зәки Зәйнуллин, Хисаметдин Исмәгыйлев, татар халык театры җитәкчесе Зөлфия Гыйзетдинова һәм башка милли җанлы шәхесләр дә өлеш кертеп, ул район китапханәсе каршында урнаштырылса, икенчесе, матди чыгымнары зур булу һәм тиешле күләмдә акча җыелып бетмәү сәбәпле, үз чиратын көтә.
Бу изге эшләр турында сыйныфташлар очрашуында да сүз булды. Әйткәндәй, Ягъфәр Хисмәтуллин мондый очрашуларны 5 ел саен даими рәвештә оештырып тора икән. Үткән елларда бу эштә җәмәгате, ике ел элек якты дөньядан киткән Римма ханым даими катнашып, сыйныфның рухи сәламәтлеген кайгырткан. Табында утыру­чыларның күбесе диндә булуларын да Римма Хәсән кызының рухи йогынтысы белән бәйләде.
Әйткәндәй, сыйныфташлар очрашуы догадан башланды. Озак еллар белем бирү өлкәсендә эшләп, бүгенге көндә Тәтер-Арслан авылында яшәп дөнья көтүче Фәнис мулла Ибраһимов мөселманнар белергә тиешле иң кирәкле кагыйдәләрне дә аңлатып узды.
– Табын артында утыручыларны гына барласаң да, һәркайсы ниндидер эшләре өчен танылу яулаган, төрле өлкәләрдә югары бүләкләргә лаек булган кешеләр, илнең хөрмәтле гражданнары, – дип сүз башлады, үз чиратында, Мөсәвир Ногманов. Аны сыйныфташлары данлыклы агроном буларак кына түгел, оста гармунчы сыйфатында да белә. Гармунчы бу юлы да иң моңлы җыр-көйләрне яңгыратты.
Таһир Әхмәдиев коллективка өлкән сыйныфларда гына кушылган. Шуңа карамастан, бу сыйныф “чылбыры”ның ышанычлы буынына әверелеп өлгергән. Ул да иң истә калган вакыйгаларны барлап узды. Әйтик, 1961 елның 12 апрелен. Ул көнне балаларны “линейка”га җыялар һәм Юрий Гагаринның “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан җиһан киңлекләренә күтәрелүен игълан итәләр. Бу искиткеч зур вакыйга була. Мәктәптә зур бәйрәм оештырыла, бер-берсен котлаулар башлана. Бәйрәм уңаеннан укучыларны дәресләрдән алдан җибәрәләр.
Урман кисү эшләре дә үсмер хәтерендә уелып калган. Ул елларда балаларны эшкә өйрәтеп үстергәннәр, мәктәп бу эштә һәрвакыт алдынгылык тоткан.
– Бервакыт дәрес барышында Гафурны директор бүлмәсенә чакырдылар, – дип янә бер вакыйганы искә ала Таһир ага. – Бу серле чакыртуның сәбәпләрен соңыннан белдек. Гәрчә, аңа кадәр дә халыкта сүз таралган иде – урыс балаларын урыс телендә укыту өчен яңа мәктәп бинасы булдыру планлаштырыла.
Директор Ярулла Зәйнәшев бу эшне шушы сыйныфтагы җиде егеткә: Таһир Әхмәдиевка, Ягъфәр Хисмәтуллинга, Фәнис Гайнетдиновка, Мөсәвир Ногмановка, Фәрит Хәмидуллинга, Фәнис Ибраһимовка, Тәлгать Низаметдиновка ышанып тапшыра. Заманы өчен тәүге төзелеш отряды була бу! Мәктәп балалары, авыр һәм пычрак эштән курыкмыйча, бер ай эчендә йорт хәтле йортны бер урыннан икенче урынга күчереп сала! Шул рәвешле малайлар, үзләре дә сизмәстән, мәктәп тарихына зур өлеш кертеп калдыра.
– Өлкән сыйныфларда Тәтер мәктәбенә килеп укыдык, берсе дә безне чит итмәде, – дип күңеленә якын истәлекләре белән бүлеште Тәслимә Аллагулова. – Һәр очрашуны зур түземсезлек белән көтеп алам. Безнең сыйныфны һәрвакыт көчле, бик дус булдылар, дип искә алалар. Моны ишетү күңелгә зур рәхәтлек, көч бирә. Тәтер-Арслан мәктәбе тарихында сыйныфыбыз институтка керүчеләр, зур вазыйфалар биләүчеләр саны буенча да аерылып тора.
Һәр сыйныфташ Тәтер мәктәбендәге көчле укыту системасын телгә алып узды.
– Универсаль ачкыч биреп чыгаралар иде мәктәптән, – дигән уртак фикердә сыйныфташлар. – Теләсә нинди өлкәнең ишекләрен дә иркенләп, кыю рәвештә ачарлык! Яхшы кешеләр итеп тәрбияләделәр безне, – диләр.
Чынлап та, мәгърифәткә, төрле фәннәргә мәхәббәт тәрбияли белгәннәр мәктәптә. Сыйныфташларның берсе, Нәсимә Әхмәтова – бүгенге көндә җиде китап авторы. Нәсимә Абдрахман кызы, сүз остасы буларак, табынны алып баручы да булды, шулай ук, үзенең күләмле эшләре белән дә таныштырды. Озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән ул, ә бүгенге көндә авыл мәчетендә дин дәресләре бирә. Язудан, эзләнүләрдән, гыйлем дөньясын гизүдән бүгенге көндә дә туктаганы юк. Җыелучыларга үзе язган шигырьләрне дә укып ишеттерде.
Ямьле табын ничек башланган, шулай ук, догалар белән тәмамланды. Күркәм табынны әзерләгән хуҗабикәләр – Ягъфәр Хисмәтуллинның кызлары Гүзәл белән Гөлназга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, тагын да биш елдан, ягъни мәктәпне тәмамлауларына 65 ел тулу уңаеннан очрашырга сүз куешып, таралыштылар. Республика, ил тарихы белән тыгыз үрелгән тормыш юллары бу сыйныфташларны бәхетле иткән, югары үрләр яуларга мөмкинлек биргән. Һәркемгә дә шундый тулыканлы тормыш, шундый ышанычлы сыйныфташлар телисе килә!

Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас