+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2023, 12:20

Иртәнгә кулларыгыз шешенәме?

Табиб моның бик хәвефле симптом булуын кисәтә.

Иртәнгә кулларыгыз шешенәме?
Иртәнгә кулларыгыз шешенәме?
Эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова иртәнге шешенүләрнең нәрсә белән бәйле булуын аңлата. Мондый күренешләр (һәм уянудан соң гына түгел) аллергик реакцияләр, йогышлы авырулар, пешүләр фонында күзәтелергә мөмкин. Ләкин еш кына алар йөрәк һәм кан тамырлары проблемаларын белән бәйле.

Мәсәлән, кешенең аяклары шешенә икән, йөрәк системасын тикшерергә кирәк. " Әгәр кешенең бите шешенсә, күз астында капчыклар барлыкка килсә, ә аннары шешенү бөтен тәнгә тарала икән, иң элек бөерләрне тикшерәбез", - дип яза табиб үзенең Telegram-каналында.

Әгәр дә "кеше иртән уянганда аның куллары шешенгән, көзән җыера икән” калкансыман биз патологиясе булырга мөмкин, дип белдерә эндокринолог.
Моннан тыш, рационга игътибар итәргә кирәк. Су яки аксым җитмәү шул ук шешенүгә китерә.

"Һәрхәлдә, алар белән сидеткеч дарулар ярдәмендә көрәшергә ярамый, табибка барып, сәбәбен бетерү кирәк", - дип кисәтә Павлова,"сидерткеч чараларны уйламыйча куллану үзгәртә алмаслык органик үзгәрешләргә китерә" дип ассызыклый ул.

 
Фото: i2.wp.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: