+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 август 2023, 03:40

Август нинди булачак?

"Халык синоптигы" фаразына да колак салыйк әле. Ул ялгышмый торган иде.

Август нинди булачак?Август нинди булачак?
Август нинди булачак?
Ә быелгы коры җәйнең соңгы аен синоптиклар ничек фаразлый? Августтан тагын ни көтәргә? "Ватаным Татарстан" шуны белешкән.

«Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец, Русиядә җәйнең соңгы ае рәхәт көннәргә бай булачак, дип өметләндерә. Рәхәт дигәне артык эссе дә, суык та булмаган һава торышы инде ул. Августта илнең күпчелек төбәкләрендә һава температурасы күп дигәндә +30 градуска күтәреләчәк, дип фаразлый синоптик. Шул ук вакытта бу айда явым-төшемнәр дә климатик нормадан 10–30 процентка артып китәргә мөмкин икән.

Идел буе төбәкләрендә исә август бик эссе булырга охшамаган, ди белгечләр. Русия Гидрометеоүзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина хәбәр итүенчә, җәйнең соңгы аенда һава температурасы климат нормасыннан бераз түбәнрәк булачак. Көндез терекөмеш баганасы +18…+23 градустан югары күтәрелмәс, дип фаразлана.

Татарстаннан «халык синоптигы» Рәис Шәкүров, август ае урак өчен бик яхшы киләчәк, дип ышандыра.

– Яңгырлар күренми, коры булырга охшаган. Ашлыкны җыеп алгач, киптерәсе дә булмаячак. Әле менә басуларны урап кайтып килүем: ашлык бик яхшы кипкән, өлгергән. Узган елгы уңышның яртысын җыеп алырлар кебек – шуннан артыгы булмас, – ди ул.

- Быелгы җәй иртә килде, көзе дә шулай ашыгырмы икән?

– Юк, үз вакытында киләчәк ул. 29 августтан 10 сентябрьгә кадәр тоташ яңгырлар күренә. Бәрәңге алганда яхшы булмас анысы, – диде «халык синоптигы». – Ләкин мин гел әйтә киләм: бәрәңгене сентябрь ахырында – суыткач кына алырга кирәк. Соңрак алган саен бәрәңге тәмлерәк кенә була. Суык туфракта яхшырак үсә бит ул. Узган елда үзебез 28–29 сентябрьдә алган идек, әле дә иске бәрәңге сатам. «Тәмле», – дип әйтеп алалар.

Рәис Шәкүров сүзләренә караганда, быел бәрәңгене иртә утырткан һәм аңа су сипкән кешеләр отачак. Әмма алар да әле узган елгы уңышның яртысын гына җыеп алырлар, дип фаразлый ул.
 
Автор фотосы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас