

Галимнәр инде күптән классик музыканың кеше организмына уңай йогынты ясавын исбатлаган. Бөек композиторларның үлемсез әсәрләрен тыңлау балага, мәсәлән, интеллектуаль яктан үсеш алырга, стресска чыдамлырак һәм фәннәргә сизгеррәк булырга ярдәм итә.
Күптән түгел генә ачыклануынча, “модадан чыккан” классик музыканы тыңлау күп кенә авыруларны дәвалауда да уңай нәтиҗә бирә икән. Ул кеше организмының биоритмын нормальләштерә, дип билгели белгечләр.
Кешеләр чирләгәндә гадәттә яраткан киноларын карый һәм музыка тыңлап вакыт уздыра. Авыру симптомнарын җиңәргә нәкъ менә яраткан музыка ярдәм итә дә инде. Тынычландыру эффекты ярдәмендә, ул озакка сузылган авырудан соң организмны тергезүгә яхшы тәэсир итә, авыртуны киметә һәм, гомумән, кәефне яхшырта. Чөнки катлаулы, күпкырлы музыка тыңлаганда, баш мие авыртуга түгел, ә күбрәк тавышларга игътибарны юнәлтә.
Мәсәлән, Моцарт әсәрләрендә уңай энергия бар, чөнки аларда мажор ноталары өстенлек итә. Алар баш авыртканда булыша, ми эшчәнлеген мобилизацияли һәм фикерләрнең ачыклыгын формалаштыра. Нәкъ шуның өчен дә онкология авыруларыннан интегүчеләргә еш кына Моцарт музыкасын тыңларга киңәш итәләр. Бетховенны алыйк. Аның “Лунная соната” яки “К Элизе” кебек әсәрләре тавышлар аша эчке кичерешләр, кешенең тормышы һәм хисләре турында сөйли. Даими эмоциональ киеренкелеккә яки депрессиягә дучар булучы кешеләргә психологлар бөек композиторның үлемсез шедеврларын тыңларга киңәш итә.
Шулай ук, классик тыныч музыканы йокларга ятар алдыннан тыңлау да бик файдалы. Алар тынычландыра һәм йокыга көйли. Йокысызлыктан интегүчеләргә яки ниндидер сәбәпләр аркасында аз йокларга мәҗбүр булганнарга кичен классик музыка тыңлау аеруча файдалы. Классик көйләр нерв системасына бик йомшак тәэсир итә, стрессны бетерә һәм нәтиҗәле йокы даруына әверелә.
Иртә белән – җиңел классик көйләрне, төш вакытында – күтәренке маршлар, ә кичен тыныч, лирик әсәрләрне тыңларга кирәк, дип киңәш итә психологлар.
Классик музыканы авырганда гына түгел, ә гадәти тормышта да тыңлау мөһим, чөнки ул, югарыда язуыбызча, баш миенең эшчәнлеген дә активлаштыра, күңелне дә тынычландыра.
Галимнәр исбатлавынча, классик әсәрләрне тыңлау кешенең нерв системасына антидепрессантлар һәм тынычландыру чаралары кебек үк тәэсир итә һәм, дарулардан аермалы буларак, организмга музыканың кире йогынтысы юк. Композицияләрне күңел һәм сәламәтлек торышына карап сайлау да мөһим. Әгәр дә кайсыдыр композиция күңелгә ятмаса, аны мәҗбүри тыңлау кирәк түгел. Югыйсә, уңай нәтиҗә алынмаячак.
Эльвина МОРТАЗИНА,
М. Акмулла исемендәге БДПУ талибәсе.