

Тик шул ук мизгелдә кайдандыр әллә ничә егет килеп чыкты да мине уратып алдылар. “Нигә син кечкенә кешене рәнҗетәсең?” – диләр. Ни дип җавап бирим? Ә аларга җавап кирәкми дә! Тотындылар мине дөмбәсләргә. Сугыш китте. Бер-икесен аударалдым инде, тик үземә дә ару гына эләкте. Күзлекне ваттылар, аның урынына фингал утырттылар. Ул арада милиция килеп җитте. Мин авыз ачып сүз әйтергә өлгергәнче, болар такылдарга да тотынды: “Безнең энекәшне кыйнады, шуны яклашырга чыктык”, – диләр. Милиция боларны түгел, мине алып китте. Мин гаепле булып калдым. Таң атканчы үземнең гаепсез икәнлегемне исбатларга тырыштым да тәмам хәлем беткәч, чурт с ним, дип бар гөнаһны үз өстемә алып, штраф түләп чыктым.
Түләмичә дә булмый. Милициядә нык ахмак малайлар утырмый бит инде, алар сине паспортың буенча “пробивать итәләр” һәм бөтен биографияңне ачыклыйлар. Ә мин каратэ белән шөгыльләнгән өчен ике ел исәптә торган адәм һәм “кешегә сугарга ярамый” дигән тамга беркетелгән зат идем. Бик оста сугышчы да түгел инде, югыйсә. Ләкин заманы шундый, әгәр сиңа тамга сугылган икән, шул тамганың бөтен кабәхәтлеген татый торган чор иде. Сугышкан өчен утыртып та куярга мөмкиннәр, ә монда штраф кына… Мин сөенә-сөенә түләп чыктым.
Юк, бер гаепсез көйгә бит ул. Тәмәке алырга гына дип чыккан җирдән. Дәвере шундыйрак иде аның. Бер мәлне хатын Уфаның тимер юл хастаханәсендә ята. Мин күчтәнәчләр алып аның янына барам. Трамвайда. Чыгуыма бер егет култыклап алды да читкәрәк алып китте. Шул ук нәрсә инде. Пакетыңны бир, кесәләреңне әйләндер… Мин үзем генә белгән алым белән моны җиргә сузып салдым. Тик шул ук мизгелдә өстемә килә башлаган егетләрне күреп калдым һәм каратэның иң яхшы алымын сайладым – ул йөгереп качу, дип атала. Хастаханә ишегенә килеп кергәнче кудылар. Хатын белән озак кына сөйләшеп тордык. Мин үземдә булган бөтен акчаны мәҗбүриләп аңа калдырып киттем. “И, ирем әйбәт, и мине ярата”, – дип уйлагандыр инде. Ә мин үземне көтеп торачакларын белә идем. Көткәннәр. Сугыштык. Тагын милиция килде. Тагын мине алып киттеләр. Штраф чәпәделәр.
И, мин мондый мисаллар белән дөнья тутыралам инде. Һәр дәвернең үз “бзик”лары була. Туксанынчы еллар шундыйрак иде. Мин шул вакыйгалар эчендә яшәгәч, улларыма: “Иң мөһиме – үз-үзеңне һәм якыннарыңны яклый алу” – дигән фикерне сеңдерергә тырыштым. Аларның телләре ачылганчы, аяклары күтәрелә башлады. Һәртөрле көрәшләрдә катнашып, урыннар яуладылар. Мин сөендем. Каратэга юл ачылган иде инде, алар да шөгыльләнделәр. Кечкенә улым Алмазга бер мәлне үзеннән өлкәнрәк малайлар бәйләнгән дә бу боларны кыйнап ташлаган. Малайны судка бирделәр. Бишенче сыйныф баласын җиденче сыйныфта укыган ике малай рәнҗетергә уйлаган. Һәм Алмаз үзен якларга мәҗбүр булган. Ләкин теге балаларның әти-әниләре бай кешеләр иде, тагын минем малай гаепле булып калды. Мин яклаша алмадым. Теләмәдем дә. Үз-үзен яклый алган малай минем хәстәрлегемә мохтаҗ түгелдер сыман тоелды. Шуннан присяжныйларның берсе миңа киңәш бирде:
– Улыгыз шундый энергичный икән, аны спорт белән шөгыльләндерегез. Мәсәлән, каратэ белән…
– Ул беренче разрядлы, – дип кенә әйтә алдым.
Горурланып әйттем. Үз-үзен яклый белгән малаең булу горурлык түгелмени!
Тик мин беркайчан да үземне яклый белмәдем. “Беркемгә дә сукмыйм”, – дип уйласам, кыйнап ташладылар, суксам – милиция килеп җитте. Шушы хәлләр тәмам ялкыткач, бер дустым акыллы киңәш бирде: “Пистолет ал син, Марат”. Һәм ул үз сүзен дәлилләп тә куйды: “Сиңа пычак чыгаралар, яки газ баллончигы белән яныйлар. Ә син ипләп кенә пистолетыңны күрсәтәсең. Үзенең эченә төбәлгән пистолеттан барысы да куркачак”. Дөрес иде бу бер карасаң. Пистолет ул синең бөтенләй башка дәрәҗә кеше икәнлегеңне күрсәтә торган нәрсә. Газ баллончигы чыгаручы ул гади хулиган гына, пычак чыгаручы да әллә кем түгел. Ә пистолет йөртүче – чын бандит, мафиозник. Бандит булу зур дәрәҗә иде ул вакытта.
Һәм мин пистолет сатып алдым. Револьвер. Чиләбе өлкәсенең Мияс дигән җирендә сатып торалар иде. Гастрольдә йөргән чакта акча кызганыч тоелмый ул. Атып карарга да урыннары бар. Револьверы ошады. Ул бер яклап бала-чага уенчыгына да охшап тора, пистон белән ата торганны аларга да алабыз бит инде. Моның авырлыгы гына башкачарак. Пуля юлындагы түгәрәк уртасында торган пластинканы кисеп ташласаң, “мелькашка” патроннары белән дә манчып була. Кистек инде аны. Аттык урманда. Өйгә алып кайттым. Ул дәвердә өйгә дә басып керә торганнар иде. Кемгәдер кереп, үтереп чыкканнар икән дигән хәбәрләр дә йөргәләде. Моның гайбәт кенә түгеллеген мин чамалый идем.
Вәт… Револьверны алып кайттым да “мелькашка” дигән патроннар белән корып шкаф түбәсенә куйдым. Анда беркемнең дә буе җитми. Хатынга да әйтеп тормадым. Кирәкмәгәндер дә. Теләсә нинди ситуациядә үземә үрелеп алырга җайлы, шул җитә, беркемнең дә белүе мөһим түгел.
Бимазалаучы булмады. Бер мәлгә барысы да онытыла төште. Дөнья да, бәлки, беркадәр тынычлангандыр. Аннан соң мин әллә нинди миллионер да, бандитлар белән уртак эш йөрткән кеше дә түгел бит инде. Өйгә килеп үтереп китүче юк. Ярлы кешенең әҗәле дә сәер, үзе эзләп барса гына килә. Кесәдә дә пистолет йөртәлмәдем, мин, гомумән, коралсыз гына эш итәргә күнеккән кеше икән. Маҗараларга тарып торсам да, тимер кисәге күтәреп йөрисем килмәде.
Бер мәлне өйгә кайтып керсәм, бот буе гына улым пистолет күтәреп килә. Елмая инде үзе:
– Әти, мин сине атам! – дигән була. Мин дә елмаям:
– Ат, улым. Әтиләр үлемсез ул…
Һәм аның кулында уенчык пистолет түгеллеген чамалап калдым. Шайтан таягы малай, ничектер үрмәләп шкаф түбәсенә менгән, минем теге револьверны кулга төшергән… Ә ул корылган килеш… Арка үзәгенә салкын йөгерде. Ул арада кухнядан хатын чыкты. Малай пистолетын аңа төби.
– Кайсыгызны атыйм, әни? – ди.
Мин беркайчан да булмаганча курку хәлендә. Бала – әле берни аңламый. Үзенең нәрсә эшләгәнен үзе дә аңлый алмаган кеше кулындагы корал һәлакәткә илтергә дә мөмкин. Бөтен дөньяны. Ә безнең бөтен дөнья шушында. Ул елмаеп кына курокка басса, елмаеп кына ятим калачак. Бик каты кагылмаска тырышып, баланың кулындагы пистолетны сугып төшердем. Малай еларга тотынды. Пистолет атылмыйча калды. Ходайның бүләге инде бу, ялгышрак төшсә, атылып китәр иде. Ул вакытта ни булачагын кем белгән… Әнисе мине тиргәргә кереште:
– Туйдырдың инде шул хәрәкәтләрең белән. Балага йомшаграк булсаң да ярар иде…
Мин пистолетны алып, патроннарыннан азат иттем. Соңрак мин аны Караидел елгасына атып бәрәчәкмен. Кирәкми. Балалы йортта беркайчан да корал булырга тиеш түгел. Йортта беркайчан да корал булырга тиеш түгел. Түгел… Бу сүзләрне мин ант урынына кабатлаячакмын…
Ул чактан соң бик күп сулар акты. Заман да, мин дә бүтән инде. Ә каратэ… Ул “буш кул” дигәнне аңлата. Мин спортны ташласам да, гомерем буена каратист булдым бугай, бөтен үрләремне буш кул белән яуладым. Һәрхәлдә, кулымда даным да, малым да булмады. Ә пистолет… Иң яхшы пистолет ул – мәхәббәт. Атып тидерәлсәң, табышыңа, тидерәлмәсәң, шартлау тавышына сөенеп яшисең.
Адәм баласы һәрвакыт шатлыкка мохтаҗ, ул нәрсәгәдер сөенергә тиеш…