+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 август 2023, 14:40

Гомерегез – бриллиант балкышыдай

Бүгенге язмам Караидел районының Кортлыкүл авылында яшәүче Мәгърифә һәм Заһит Галимҗановлар турында. Чынлап торып зур хөрмәткә лаек гаилә, дияр идем мин алар турында. Бу парның кулга-кул тотынышып гомер итүенә дә шушы көннәрдә 60 ел тула.

Гомерегез – бриллиант балкышыдайГомерегез – бриллиант балкышыдай
Гомерегез – бриллиант балкышыдай

Мәгърифә Гыйлемша кызы алты балалы гаиләдә туып-үсә. Әниләре Зәйнәп әби аларны ялгызы тәрбияли, чөнки әтиләре хезмәт армиясендә булганнан соң, каты авырып, 1944 елда вафат була. Мәгърифә ханым, Бөре педагогия институтын тәмамлап, 38 ел Кортлыкүл мәктәбендә немец теле укыта. Күпмедер вакыт, авыл халкы соравы буенча, авыл Советы рәисе вазыйфасын да башкара. Бу да Мәгърифә апаның никадәр тырыш, намуслы, гадел, булуы турында сөйли. Чөнки халык җитәкче йөген тартырдай кешене генә бу вазыйфага сайлый.
Заһит Галимҗан улы да үз көче һәм тырышлыгы белән тормыш баскычлары буйлап күтәрелә: Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтып, туган колхозында механик булып хезмәт юлын башлаган егет, соңрак партком секретаре итеп тәгаенләнә. Кайда, нинди эштә булса да, үзен тырыш, җаваплы белгеч итеп таныта ул. Ә инде үзгәртеп кору чоры башлангач, Братск шәһәренә китеп, аллюминий заводына эшкә урнаша. Тик гомер буе авылда яшәгән ир-узаман читтә озак тоткарланмый, туган ягын, кече Ватанын сагынып, кире кайта.
Мәгърифә ханым белән Заһит абый ике бала – Нил белән Наилне тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, өлкән уллары, якыннарын авыр кайгыга салып, якты дөньядан бик иртә китте. Бүгенге көндә дүрт оныкларына, оныкчыкларына юанып яши алар.
Быелгы Укытучы һәм остаз елында Мәгърифә Гыйлемша кызы турында аеруча җылылык һәм горурлык белән язам. Чөнки ул – минем укытучым. Бүгенге көндә – авылга кайтканда, кайнар чәйләрен эчереп, сыйлап, әниемдәй аркамнан сөеп калучы якын кешем. Үземнең әти-әнием инде күптән вафат, шунлыктан Мәгърифә апа белән Заһит абый – авыл белән араны бәйләп торучы- ларым. Чәчләре чалланган бу ике шәхескә карыйм да, чын укытучы, чын кешеләр шундый булырга тиештер инде, дип уйлыйм. Һәркемгә ачык, якты йөзле, изге җанлы Галимҗановларга кат-кат карап сокланам. Чыннан да ике яклап та затлы нәсел алар: Зәйнәп апаның өч баласы да укытучы һөнәренә ия, Заһит абый ягыннан да гомерен мәгърифәтчелеккә багышлаучылар бик күп.
Бу гаилә һәрвакыт авылның коты, күрке булды. Хәтеремдә, без бәләкәй чакта алар, авылда беренче булып катушкалы магнитофон сатып алып, бар кешене таң калдырган иде! Иң беренче телевизор да алар йортында булды. Әлбәттә, “замана могҗизасын” карарга без шунда җыела идек. Без генәме, кичләрен кино карарга, дип өлкәннәр дә килә, нәфис фильмнан соң дөнья хәлләре хакында сөйләшеп утыралар иде. Чын мәгънәсендә мәгълүмати үзәк иде аларның йорты!
Бүген дә, өлкән яшьтә булуларына карамастан, бик матур итеп тормыш көтә алар. Инде авылның иң өлкән кешеләре булып торалар. Үз тырышлыклары белән, матур итеп корган дөньяларында күзнең явын алырлык чәчәкләр, төрле җиләкләр үстерәләр, бал кортлары тоталар, хәтта кәҗәләр дә асрыйлар! Урманга, болынга йөрүдән ямь табалар, сәламәт тормыш рәвеше алып баралар. Әле булса, яшьләргә үрнәк алар. Ә минем кебек, авылда капкалары ябылганнарга терәк булып торалар, киңәшләре белән ярдәм итәләр.
Авылыбызның күрке булып торган Мәгърифә апа белән Заһит абыйга алга таба да шулай матур итеп яшәүләрен телим. Сәламәт булсыннар, бала-оныкларының уңышларына куанып яшәсеннәр!
Үземнең һәм барлык укучыларыгыз исеменнән бриллиант юбилеегыз уңаеннан җылы котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сез үзегез безнең өчен бриллиантка тиң: асылташ кебек чагусыз, ә гомерегез ташлар балкышына бәрабәр!

Гөлшат Галиханова-Мөбәрәкова.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас