+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 август 2023, 16:03

"Беркемгә дә ышанма!"

Җырчы Алсу Фазлыеваның бу сүзләре сагайтты да, уйландырды да.

"Беркемгә дә ышанма!"
"Беркемгә дә ышанма!"

Ул - челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче җырчыларыбызның берсе. Алсуның уйланулары да шуннан башлана: "Кичә миңа бер хатын-кыз язган иде… Ул бары тик үзе өчен теркәлергә теләве, башкаларга бөтенләй сата белмәве һәм, гомумән, ире күп акча эшләве турында язды... Мондый сүзләрдән соң миндә – пауза...

Шулай диючеләр өчен мин шат кына, билгеле. Ләкин без иртәгәсе көнне нәрсә буласын белмибез бит, иртәгә безне ни көтә?! Теләсә нәрсә булырга мөмкин: ирең эшсез калырга, чирләп китәргә, гомумән, мөнәсәбәтләрегез үзгәрергә. Бу – тормыш!

Хатын-кыз нинди дә булса эш, хобби белән мавыга икән, өйдә – тынычлык, комфорт. Чөнки ул үзен кызыксындырган эш эшли, шул ук вакытта керем дә ала. Иренә өметләнеп утырмый. Гомумән, ирләренең җилкәләрендә утыручы хатын-кызларны бөтенләй аңламыйм! Ир-атларга да булышырга кирәк, дип саныйм. Алар да тынычрак булсын өчен. Гадәти көндәлек тормышта бу турыда уйланылмый, берәр нәрсә килеп чыкса гына шул. Ә бит соң булуы да бар.

Әз-әзләп эшләргә кирәк. Бизнеста да нәкъ менә лидер булырга димәгән. Әкрен-әкрен генә тәҗрибә тупларга, күнекмәләр өйрәнергә, шул ук вакытта, матуррак, яшьрәк күренә башларга мөмкин. Иң мөһиме – өйдә барысы да тыныч. Минем дә ирем акчаны яхшы эшли. Ләкин миңа үземә эшләү, күңелмә якын хобби белән мавыгу ошый. Үземне кирәк булып тою ошый.

Хәзер миңа: «Алдан юрама», – дип язарга мөмкиннәр. Юк, бу – гадәти киңәш, ярдәм! Киләсе көнгә ышанычлы булу бик мөһим, шулай бит, кызлар?" – дип язган Алсу шәхси аккаунтында.

Ә сез бу хакта нинди фикердә?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: