+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
31 Августа 2023, 05:39

Иртәгә беренче сыйныфка барган булыр иде...

Уфа - Иглин - Красная горка - Павловка юлының 82нче километрында юл һәлакәтендә һәлак булган ир һәм аның 7 яшьлек улы белән хушлаштылар.

Иртәгә беренче сыйныфка барган булыр иде...Иртәгә беренче сыйныфка барган булыр иде...
Иртәгә беренче сыйныфка барган булыр иде...

Нуриман районы Красная Горка авылында “Шакман” зур йөк машинасы водителе һәм аның 7 яшьлек улы белән хушлаштылар.

29 августта Красная Горка авылында яшәүче Руслан Г. һәм аның 7 яшьлек улы авария нәтиҗәсендә һәлак булдылар. Ир-егет йөк ташу өлкәсендә эшләгән, ә улын, күрәсең, үзе белән чираттагы рейска алган. Бер версия буенча, әтисенең малайны өйдә үзен генә калдырасы килмәгән, әмма хәзерге вакытта бу фараз расланмаган.

Быел малай урындагы мәктәпкә беренче сыйныфка барырга тиеш булган.

- Руслан һәм аның малае белән булган хәл - бик кызганыч. Әй, Аллаһ, иң якын кешеләрне югалту бик авыр, - дип кайгыларын уртаклаша якыннары.

Әтисе белән улын кичә җирләделәр. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын экспертлар ачыклый. Инцидентны тикшерү Прокуратура контролендә. Бу хакта "КП-Уфа" хәбәр итә.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас