

Яшьләр беренче тапкыр базарда очраша, сөйләшәләр һәм егет кызны кунакка чакыра. Бераздан ул кызга мунчага барырга тәкъдим итә. Кыз ризалаша, әмма аягы авыртуга зарлана. Егет аны кулларында күтәреп алып барырга була.
Мунча янында җиткәндә егетнең көче бетә һәм ул кызны асфальт өстенә төшереп җибәрә. Туташның башы кирпеч ишек төбенә бәрелә.
Билгеле, бу хәл егетне бик куркыта. Ул кызга торырга ярдәм итә, су бөрки һәм битләренә чапкалый. Кыз аңына килә һәм башы авыртуга зарлана. 20 минут эчендә мунчада аның хәле күпкә начарлана.
Егет аны өенә алып кайтып, йокларга яткыра. Ләкин иртән кыз уянмый...
“Mash Batash” мәгълүматлары буенча, егетне 10 айга утыртканнар...