

Чакмагыш районында мунчада янгын вакытында 3 яшьлек кыз һәлак булган.
Бу хәл 3 сентябрьдә Яңа Балтач авылында шәхси хуҗалык ишегалдында булган. Прокуратура мәгълүматлары буенча, өлкәннәр каравыннан башка ике кечкенә бала портатив газ горелкасы белән уйнаган, аннан ут печәнгә, ә аннары төзелешкә күчкән.
Һәлакәт урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары, шулай ук ирекле янгын сүндерү командалары җибәрелгән. Алар килүгә ишегалдында кирпеч мунча, гараж һәм бүрәнә сарай янган.
Янгынны сүндерү барышында коткаручылар 3 яшьлек кызның гәүдәсен тапкан. Ул мунчада булган.
Янгын сүндерелгән. Булган хәлнең сәбәпләрен тикшерү-оператив төркем һәм сынау янгын лабораториясе эксперты тикшерә. Прокуратура шул арада үз тикшерүен оештырды: ведомство кызның әти-әнисенең һәм опека органнарының гамәлләренә бәя бирергә җыена.