+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 сентябрь 2023, 09:10

Планка

Планка инде мин. Белмим, әдәби татар телендә минем асылымны билгели алырлык сүз бар микән… Барысы да “планка” дип йөртә – урысы да, татары да, чувашы да, марие да… Шуңа хәзер үзем дә күнектем. Планка һәм вәссәлам.

ПланкаПланка
Планка

Менә сез биеклеккә сике­рергә телисез икән, ике багана арасына мине куясыз. Метр ярымга, мәсәлән. Сикереп чыгасыз. Тагын мине күтәрәсез. Метр да алтмыш сантиметрга. Югарырак була. Мөмкинле­гегез җитмәсә, сез мине тибеп очырасыз. Метр да алтмыш сантиметр – сезнең өчен югары биеклек. Сезгә метр да илле тугыз ярым сантиметр кирәк. Бер сантиметр, яки бер миллиметр гына җитми калса да, сез мине тибеп очырасыз. Шул рәвешле мин типкелектә яшим. Үз гаебем буенча түгел, ә сезнең мөмкинлекләр чикле булган өчен.


Шуңа күрә, сезнең уңыш­ларга, сезнең мөмкинлекләргә иң нык сөенгән зат – мин, планка. Сезнең сәләт ни дәрәҗәдә югарырак була – мин шул дәрәҗәгә күтәреләм. Сез никадәр булдыксызрак – мин шулкадәр типкелектә яшим. Мин – сезнең планкагыз.


Мин бит инде авыртуларны тоя белгән, уйлана белгән нәрсә. Әгәр синең аша сикереп чыгарга теләп тә кулыннан килмичә кемдер сиңа җан ачуы белән, бөтен көче белән тибеп җибәрә икән, монда инде авыртуны тоймый булмый. Ә авырту, сызлану ул һәрвакыт уйлануга этәрә. Һич югында, бу халәттән ничек котылырга микән дип уйлый башлыйсың. Менә мине элеп куя торган ике багана бар. Аларга беркем типми, беркем бәрелми. Бу тормышта матур урнашканнар. Аларны беркем бимазаламый. Утыралар шунда башларын күккә чөеп. Һәм алар икәү. Ә мин – берәү генә. Берәү генә булганнарның тормышлары һәрчак авыр инде. Икәү булсаң әле бер-береңә сарылып еларга да була. Ә берәү генә булгач, елый алмыйсың – сине беркем дә аңламаячак, һәр җан иясе сине мескен дип уйлаячак. Әгәр күпчелек мескен дип уйлый икән, син чынлап та мескенлеккә төшәргә мөм­кинсең. Шуңа күрә, көчле булырга кирәк. Сине тибеп очыралар, ә син елмаясың. Балкыйсың… Юк, елмаерга да, балкырга да ярамый. Менә кемдер синең аша сикерергә тели, ә кулыннан килми, мине тибеп очыра – ә мин елмаям. Ну, ярамый алай. Чөнки минем елмаюым аның мескен­легеннән көлү булып тоелачак. Һәм ул мине тагын әллә кайларга болгап очырырга мөм­кин. Аллаһ сакласын. Шуңа күрә, миңа еларга да, елмаерга да ярамый. Елавымны күрсәләр, мескенгә санаячаклар, ә елмаюым мәс­хәрәләү булып тоелачак. Тыныч булырга кирәк.


Ә тыныч булып булмый. Әле бит адәм баласының төрлесе бар. Кемдер синең аша сикереп чыгарга тели дә булдыралмый – һәм ул гаепне үзеннән эзләми, сине гаепли һәм тибеп очырган җиреннән эзләп табып аяклары белән изәргә тотына, җиргә сең­дерергә тырыша. Җиргә сеңгәч, планка аның аяк астында булып тоела бит инде. Аңа рәхәт була торгандыр. Ә сиңа кыен. Чөнки син кешеләрне яратасың. Дөнья­ның иң авыр җәрәхәте ул – яраткан затларыңның мескенлеге.


Ә мин зыянлы да, гаепле дә зат түгел. Мин бары тик планка гына. Мин сезнең кемлегегезне күрсәтеп торучы. Бу да зур бәхет түгел. Юк, мөмкинлекләре югары булган кешеләрне дәртләндереп тору – бәхет. Ләкин бераз түбән­рәкләр дә бар бит. Алар күп. Әгәр син күпчелекнең кемлеген күрсәтергә телисең икән, дөньяда иң мәхәббәтсез затка әйләнәсең. Үзенең мескенлеген беркем дә күрергә теләми. Һәркем үзен искиткеч мөм­кинлекләргә ия булган бер­дәнбер һәм кабатланмас зат итеп тоярга тели. Ә син аларны шушы теләгеннән мәхрүм итәсең. Син аларның чын йөзен күрсәтәсең. Син аларны үзләренең мескенлеге белән очраштырасың. Шундый затны кем яратсын инде?


Мин – планка. Уңайлы зат булмасам да, файдалы зат. Ә файдалылар һәрвакыт эт типкесендә. Типкелектә яшә­сәм дә, мин сезне гафу итәм. Яратам мин сезне. Ә ярату барысын да кичерә ала. Сез дә мине артык гаеп­ләмәгез, яме. Мөмкин­лекләрегез минем югарылыкка җитеп бетми икән, гафу итегез. Үз теләгем белән генә түгел бит инде бу, Ходай мине шулай яралткан. Мин һәрвакыт югары булырга тиеш. Бу дөньяда минем вазыйфам шул.


Мине юк итәргә дә, түбән төшерергә дә, таптап узарга да мөмкин. Яклаучысызмын бит. Тик алай эшләмәгез, яме. Сез мине күтәрергә тырышыгыз. Шул вакытта үзегез дә күтәрелерсез. Мин сезне бик яратам һәм һәрвакыт миннән югарырак булуыгызны телим. Зур булуыгызны. Әйе, бу бик җиңел түгел инде: туктаусыз рәвештә өйрәнергә, камил­ләшергә, хәрәкәт итәргә кирәк. Тик бу – үсеш юлы. Бу дөньяда без аяк чалышып та, типкәләшеп тә түгел, ә бер-беребезне күтәреп яшәргә тиеш. Сез мине күтәрәсез икән, мин дә сезне күтәрермен. Мин – сезнең планкагыз.


Сез дә минем планкам. Сез ни дәрәҗәдә камилрәк булсагыз, мин шулкадәр югарырак булачакмын. Сезнең уңыш­ларыгыздан балкый-балкый мин дә югарырак менәчәкмен. Һәркем камил­леккә омтылырга тиеш. Шул вакытта типкәләү һәм типкәләнү бетәр. Югарырак күтәрегез үзегезне һәм сикерегез!


Мин сезгә югарылык, биеклек һәм бөеклек телим. Мин – планка.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас