

Кая барсам, шунда тыңлыймын мин
Үз халкымның йөрәк моңнарын.
Шул моң саклый җырның озынлыгын,
Чиртә-чиртә күңел кылларын.
Халкым моңы – йөрәк түрендә,
Аңа үлем килмәс гомер дә, –
дип язган иде Якуп Колмый үзенең бер шигырендә. Чәчән телле шагыйрь бу юлларда җырның халык тормышында никадәр әһәмиятле урын тотуын, кешене гомере буена озатып баруын, намуслы хезмәткә рухландыруын, кайгылыны юатуын, бәхетленең шатлык-куанычларын арттыруын аңлатырга тели. Җырның үтә дә тәрбияви көчкә ия булуын бик дөрес билгели шагыйрь бу куплетта һәм аны болай дип тәмамлый:
Шигырь һәм җыр – ике канатым,
Җилдәй җилгән ярсу пар атым.
Гомеренең соңгы елларында шагыйрь көндәлекләр язуны кирәк дип тапкан. Ул анда, Башкортстанның сәяси, мәдәни, әдәби тормышы белән беррәттән, зур талант ияләре
З. Исмәгыйлев, К. Рәхимов, Н. Мөстәкимов, Ә. Даутов, Х. Заимов,
Ш. Ибраһимов, К. Кәримов, Х. Әхмәтов, И. Смаков, З. Мәхмүтов, Җ. Киекбаев, М. Хисмәтуллин, Б. Вәлиева, Н. Аллаярова һәм башкалар белән иҗади дуслык һәм җыр сәнгатенең киләчәге хакындагы фәлсәфи фикерләре белән уртаклаша. 1992 елны чагылдырган көндәлекләрендә, мәсәлән, шушындый юллар бар: “Нигә халык мине шулай тыңлый, ярата һәм зурлый икән? Чынлап та мин җырчы-шагыйрьме? Әгәр мин киткәч, ичмасам, халкым йөрәгендә тик бер генә җырым булса да сакланса, нинди бәхетле булыр идем!” Бу юлларда, минемчә, олыгайган шагыйрьнең үз иҗатының халкына файдалы булуына өмет-ышанычы да, халкына хезмәт итәргә тырышуы да, Башкортстанны данлаган җырларының гомерле булуы хакындагы уйланулары да ята.
Якуп Колмый җырларын түбәндәгечә классификацияләргә мөмкин булыр иде: лирик җырлар; Туган ил һәм туган җир хакындагы җырлар; туган як, аның җир-суы, табигате һәм кешеләренә багышланган җырлар; һөнәр кешеләрен данлаган җырлар; балалар өчен язылган җырлар; сугыш һәм тынычлык җырлары; фронт шигырьләреннән торган җырлар; дуслык, туганлык темасына язылган җырлар; мәхәббәт җырлары; шаян җырлар. Шулай итеп, Якуп Колмый җырларының тематикасы киң: алар арасында Туган ил һәм туган җир, тынычлык, дуслык, туганлык, яшьлек, мәхәббәт хакындагылары һәм шаян җырлары аеруча игътибарга лаек. Шагыйрьнең “Күңелем кыллары” дип аталган җыентыгына гына да аның дистәләгән җыры тупланган.
Ләкин эш санда түгел, ә җырларның сыйфатында. Якуп Колмыйның җырлары вакыт үтү белән искерми, бәсен, моңын, исемен югалтмый. Аларның күбесе театр сәхнәләрендә, үзешчән сәнгать түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр, студент һәм мәктәп сәхнәсендәге концертларда кулланыла. Якуп Колмый башкорт композиторлары өчен “Туган якка”, “Туган илем”, “Туган ягым”, “Халкыма”, “Башкортстан”, “Торатавым”, “Селәвегем”, “Уфа вальсы”, “Эзең калсын”, “Пограничник җыры”, “Солдат җыры”, “Син минем сафлыгым”, “Көтүче җыры”, “Әгәр көтсәң” , “Былбылым”, “Төнбоек бүләк итмә” дигән һәм башка җыр текстлары иҗат итте. Киң билгеле бу җырлар әле дә халык тарафыннан яратып җырлана.
Якуп Колмый җырларының исемлеген бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде, аларның барысы да сүз һәм көй камиллеге ягыннан да башкорт милли җыр сәнгатенең иң асыл үрнәкләре исәбеннән. Барысында да нәфис образ чын шигърият белән бергә үрелеп барып, җыр текстын күңелгә ятышлы ясый. Я. Колмый җырлары шигъри яңгырашы ягыннан да укучы хәтеренә тиз уелып калучан, алар бер ишетү белән күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле. Әллә күпме сулар агып, әллә ничә буын алмашынса да, шактый җырлары вакыт сынавын үткән һәм халык хәтереннән онытылмый. Алар мәктәп, сәнгать уку йортлары һәм театр сәхнәләрендә, бәйрәм чараларында, табыннарда җырлана. Әйткәндәй, Якуп Колмыйның һәр җыры тарих саклый, бу хакта да озын-озак сөйләргә мөмкин булыр иде, ләкин аларның эстетик зәвыгы һәм йогынтысы турында киләчәктә сәнгать белгечләре үз сүзен әйтер, дигән ышанычны ныгытыйк.
Ә Башкортстанның нинди төбәге биргән соң башкорт әдәбиятына Якуп Колмый исемле шагыйрьне? Бик күп җырлары халыклашып киткән, киң танылган моңлы шагыйрь Якуп Хәйрулла улы Колмөхәммәтов 1918 елның 7 сентябрендә Ишембай районының Канакай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Урман-Бишкадак крестьян-яшьләр мәктәбендә укыган елларда шигърият белән кызыксына башлый, беренче шигырьләрен яза. 1934 елда ул Стәрлетамак педагогия училищесына укырга керә. Биредә ул шигърият белән тагын да ныграк шөгыльләнә башлый. Аерым шигырьләре республика матбугатында басылып чыга.
1937 елда Якупны “Ленинсе” (хәзерге “Йәшлек”) гәзитенә эшкә чакыралар. Шигырьләре “Октябрь” (“Агыйҙел”), “Пионер” (“Аманат”) журналларында, республика гәзитләрендә ешрак күренә башлый. 1939 елда ул Кызыл Армия сафларына алына, данлыклы генерал Доватор җитәкчелек иткән Кавказ кавалерия корпусында хезмәт итә. Солдат елларында (1940) “Адым” дигән беренче шигырьләр китабы басылып чыга, шушы ук елда шагыйрьне Коммунистлар партиясе сафына алалар.
Шагыйрь Якуп Колмый сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була. Сугыш тынган араларда куен дәфтәрен атының ияренә салып иҗат итүен дәвам итә, аларның берәр данәсен яугир Уфага – Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе Рәшит Нигъмәтигә, икенчесен авылга, әтисе Хәйрулла Колмөхәммәтовка җибәреп бара. Шагыйрь Р. Нигъмәти аларны әзерләп, 1944 елда “Фронтовик уйлары” дигән баш астында аерым җыентык итеп бастырып чыгара. Икенче китабы нәшер ителгәннән соң Якуп Колмыйны Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәләр. Шушы ук елда шагыйрьнең фронт шигырьләреннән торган “Миңа Сталин кушты!” дигән тагын да бер шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Болардан тыш, ул фронт шартларында “Хатлар сөйли”, “Яуда чыныккан яшьлек”, “Безнең шәһәр егете” дигән поэмалар яза, аның соңгысы Александр Матросовның батырлыгына багышлана.
Бөек Ватан сугышыннан соң Якуп Колмый яңадан гәзиткә эшкә кайта. Ул “Совет Башкортостаны” (“Башкортостан”) гәзитенең үз хәбәрчесе була. 1946 елда яшь шагыйрьне ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты Мәскәүгә ике еллык Үзәк комсомол мәктәбенә укырга җибәрә. Ул анда комсомол матбугаты бүлеген уңышлы тәмамлый. Арытаба Якуп Колмый “Совет Башкортостаны” (“Башкортостан”), “Ленинсе” (“Йәшлек”), “Кызыл таң” гәзитләрендә, егерме елдан артык Башкортстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире булып эшли. Бу елларда ул әдәби иҗатны журналистлык эшчәнлеге белән бергә алып бара.
Якуп Колмый – “Бердәмлек” (1958), “Яшәү яме” (1962), “Гомер чәчәкләре” (1964), “Сайланма әсәрләр” (1968), “Бәләкәй батыр” (1969), “Күңел кыллары” (1970), “Уфа моңнары” (1982), “Шигырьләр һәм поэмалар” (1986), “Хәтер хәзинәсе” (1994), “Бәдәр Йосыпова” (1984), “Сәхнәдә узган гомер” (1983), урыс телендә чыккан “Я слышу сердцем” (1966), “Береза и любовь” (1973), “Уральские зори” (1999), “Маленький батыр” (1977) – җәмгысы егермегә якын җыентык авторы.
Якуп Колмый халыклар дуслыгы, туганлык һәм дуслык, туган тел һәм аның язмышы, Башкортстан табигате һәм аны саклау, заман һәм тормыш турында уйлануларга корылган әсәрләр дә иҗат итте. Мәсәлән, аның “Ана теле” дигән шигыре башкорт теленең башка телләр белән тигезлеген һәм бөеклеген раслый. Башкорт милли мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге зур эшчәнлеге өчен Якуп Колмыйга Башкортстанның атказанган мәдәният һәм атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Миләүшә ГОДБОДЬ (КОЛМӨХӘММӘТОВА).
(Чехия Республикасыннан махсус “Кызыл таң” өчен).