+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
11 сентябрь 2023, 11:35

Катлы алма пирогы

Алма тәмле чагында төрле камыр ризыклары әзерлик.

Катлы алма пирогыКатлы алма пирогы
Катлы алма пирогы
Алманың күп һәм бик тәмле чоры. Аңардан төрле камыр ризыклары да әзерләргә була. Бу тәмле, йомшак һәм хуш исле пирогны сез дә пешереп карагыз.

Камыр өчен:

0,5 стакан сөт;
3 аш кашыгы үсемлек мае;
1 йомырка;
чеметем тоз;
2 аш кашыгы шикәр комы;
ярты чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;
1,5-2 стакан он кирәк.

Эчлек өчен:
7-8 алма, 3-4 кашык шикәр комы кирәк.

Эш барышы:
Савытка сөт, үсемлек мае, йомырка, шикәр комы, тоз һәм камыр көпшәкләндергеч салып бутыйбыз. Аннары иләнгән он өсти-өсти, йомшак камыр басабыз. Камырны сөлге белән каплап торабыз.
Бу вакытта эчлек әзерлибез. Чистартылган алмаларны юка телемләп турыйбыз.
Камырны өч өлешкә бүләбез. Беренчесен, зуррагын, җәябез һәм майланган табага салабыз. Камыр формадан чыгыбрак торсын. Өстенә алма тезәбез, шикәр комы сибәбез. Камырның икенче кисәген җәеп, өстенә каплыйбыз. Янә алма салып, шикәр комы сибеп, өченче өлеш камырны җәябез. Пирог өстенә каплап, кырыйларын ябыштырып чыгабыз.
Пирогның өстен чәнечке белән тишкәлибез. 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 40 минут чамасы пешерәбез.
Духовкадан алгач, беразга өстен сөлге белән каплыйбыз, шулай итсәң пирог тәмләнеп, йомшарып китә.
Табынга бирер алдыннан өстенә шикәр пудрасы сибәргә дә була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 
Фото: zvezdnychas.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас