

Нефтекамада янгын сүндерүчеләр янган йорттан йорт хайваннарын: этне һәм мәчене алып чыкканнар. Мәчегә ашыгыч ярдәм кирәк була, чөнки ул инде аңсыз була. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә, 12 сентябрьдә, Нефтекамада йортның түбәсе яна башлаган. Ведомствода белдерүләренчә, йорт хуҗалары янгын сүндерүчеләр килгәнче эвакуацияләнеп өлгергәннәр. Ләкин эчтә эт һәм мәче калган.
- Коткаручыларыбыз һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм күрсәтте. Мәчене кислород баллоны ярдәмендә аңына китергәннәр, ул һәм эт исән, – дип хәбәр итте шәһәр мэры Илдар Вәлитов.
Фото/видео: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте