+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 сентябрь 2023, 07:25

Бу ризык табибларның өстәленнән өзелми

Кан куермасын өчен нәрсә ашарга?

Бу ризык табибларның өстәленнән өзелмиБу ризык табибларның өстәленнән өзелми
Бу ризык табибларның өстәленнән өзелми

Табиб-кардиолог Элизабет Клодас кан тамырлары сәламәтлеге өчен нинди ризыкларның аеруча файдалы булуын сөйләде.

Канның югары үзлелеге аның циркуляциясенә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына тәэсир итә. Бу мәсьәләдә холестерин, кан басымы, кандагы шикәр дәрәҗәсе, шулай ук гәүдә авырлыгы һәм туклану сыйфаты мөһим.

Беренче чиратта, табиб фикеренчә, игътибарны туклануга юнәлтергә кирәк. Көндәлек диетада омега 3 майлары булырга тиеш.

"Омега-3 май кислоталары ялкынсынуга каршы эффектка ия, канны сыекландырырга булыша, тромблар барлыкка килүдән саклый”, — ди табиб.

Майлы балык — иң файдалысы. Моннан тыш, йөрәккә җиләк-җимештә, цитруслыларда, яшел чәйдә, яңа җыелган яшелчәләрдә һәм тулы бөртекле ризыкларда булган витаминнар һәм микроэлементлар кирәк.

Өстәвенә, спорт белән шөгыльләнүне онытмаска, ачык һавада йөрергә һәм нерв системасын саклау өчен стресс дәрәҗәсен киметергә тырышырга кирәк.

 

 

Фото: like-healthy.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас