

Алдан план корып түгел, ә үзеннән-үзе ничектер шулай килеп чыкты: соңгы дәвердә гәзитебез битләрендә аның тарихына, шәхесләренә кагылышлы тоташ бер шәлкем булырлык байтак кына күләмле мәкаләләр язып бастырдым. Бу тема белән кызыксынучыларга ярдәм булсын өчен аларны санап үтәм: “Кызыл таң”чы фронтовиклар”. (Яу яланында да, матбугат һәм әдәбият мәйданында да сынатмаган хезмәттәшләребез турында. 2020 ел, 6, 13, 20 март); “Салих Сәйдәшев “Кызыл таң” редакциясендә”. (Бөек татар композиторының безгә очрашуга килүе. 2022 ел, 5 июль); “Кызыл таң”ның үз хәбәрчеләре”. (Бездә бу вазыйфа кайчан барлыкка килгән, аны кемнәр башкарган һәм башкара? 2022 ел, 25 ноябрь); “Азсанлы иде әле алар...” (Редакциябездә 1927-74 елларда эшләгән хатын-кыз журналистлар. 2023 ел, 10 гыйнвар); “Матбугат йортына да ярты гасыр тула”. (Бу бинаның төзелү тарихы һәм гәзит редакциясенең төрле заманнарда кайда урнашуы турында. 2023 ел, 24 гыйнвар); “Герой-шагыйрь һәм гәзитебез журналистлары”. (Муса Җәлил дистәдән артык элекке каләмдәшебез белән аралашкан. 2023 ел, 14 февраль); “Тарихыбыз көзгесе һәм елъязмасы”. (Гәзитнең 105 еллыгына карата. 2023 ел, 28 февраль); “Кызыл таң”. 1975 елның гыйнвары”. (Ул чакта редакциянең кайсы бүлмәсендә кемнәр эшли иде? 2023 ел, 13 июнь); “Кызыл таң”ның кырык шагыйре”. (Озын тарихлы гәзит өчен бу сан азмы, күпме? 2023 ел, 19 август).
Гәзит укучылар игътибарына әле тәкъдим ителгәне 10нчы мәкалә булып чыга. Монда барлыгы 25 язучы (прозаик, драматург) турында сүз барыр. Шулардан 7 кеше, шигырьләр дә язганлыктан, үткән (9нчы) мәкаләдә дә телгә алынган иде. Барлыгы 58 каләм әһеле. Тагын бер нәрсәне әйтеп үтим: боларның яртысыннан артыгы турында төрле вакытта гәзиттә язганмын (шул исәптән Мәҗит Гафури турында да). Яртысы белән диярлек шәхсән аралашканмын (Сәйфи Кудаш белән дә).
“Иҗат кешеләренең туган йортлары берәү генә булмый, минем дә икенче йортым – “Кызыл таң” редакциясе. Бу коллективта мин әдәбиятка ныклап аяк бастым, һәрчак теләктәшлек һәм ярдәм тойдым” – Нәҗип Асанбаев бу сүзләрне еш кабатлый иде. Моңа нигезе дә бар иде, әлбәттә. 1949 елның декабрендә 28 яшендә ул, артиллерия гвардия капитаны кителен салып, “Кызыл таң”да журналистика мохитенә чума.
Совет властена дүрт ел тулган көндә – 1921 елның 7 ноябрендә хәзерге Бакалы районының Ахман авылында хәлле крестьяннар рәтендә булган Василий Петрович һәм Анна Васильевна гаиләсендә туган Николай исемле бу керәшен малае язмышына кечкенәдән үк тормыш авырлыклары төшә. Бөек Ватан сугышын ул армия хезмәтендә каршылый. Фронтта үткән дүрт ел эчендә үлем янаган меңнәрчә куркынычны кичерә, өч тапкыр һәлак була яза. Сугыш тәмамланганда аның күкрәген ике “Кызыл йолдыз”, “Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен” медале бизи. Шул ук елда туган якка кайтып, электән танышкан Авыргазы районының Балыклыкүл авылы кызы Наилә Ваһаповага өйләнеп, аны хәрби хезмәте дәвам иткән частька алып китә.
Үсмер чактан ук әдәби иҗат белән мавыккан Асанбаев армиядән җибәрүләрен сорап кабат-кабат гариза язгач кына теләгенә ирешә. “Кызыл таң”да журналистлык эшенә җиң сызганып тотына. Тормышның эчендә кайнармын, фатир мәсьәләсе дә җиңелрәк хәл ителер дип, ул Октябрьский шәһәренә гәзитнең үз хәбәрчесе итеп җибәрүләрен сорый. Яңа үз хәбәрче буровойлардан, промыселлардан кайтып керми. Кайда да таныш булмаган дөнья. Нефть тармагы буенча китаплар җыярга тотына, терминнарны өйрәнә, аларны үзебезнең гәзит теленә җайлаштыра. Тормышны өйрәнеп, 1952 елда бер-бер артлы дүрт хикәя язып, барысын да “Әҙәби Башкортостан” журналында бастыра. Тагын да ике елдан китап нәшриятында “Якты нурлар” дигән җыентык чыгара. “Безгә егетләр килде” дигән комедиясен академия театрында сәхнәләштергәндә исем-атын “Нәҗип Вилдан улы” дип үзгәртә һәм әдәбиятка шулай килеп керә.
Бераз вакыт гәзитнең Салават шәһәрендәге үз хәбәрчесе, Салават башкорт дәүләт драма театры директоры булып та эшләп ала. Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Бу дәвердә инде республиканың төп театры сәхнәсендә аның “Рәйсә”, “Фәйзи”, “Кәләш әйттергәндә”, “Кеше бәхете”, “Таң йолдызы”, “Күктән төшкән бәхет”, “Зәйтүнгөл”, “Су юлы” һәм башка комедия һәм драмалары зур уңыш белән бара. “Кызыл паша” драмасы өчен аңа Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә.
Нәҗип Асанбаевның яшь вакыттагы журналистик һәм прозаиклык таланты гомеренең соңгы унбиш елында яңа бер куәт белән балкып китте. Ил һәм республика өчен ыгы-зыгылы заманда ул хәтта драматургиядән читләшеп, гәзитебез битләрендә усал телле, ялкынлы публицист буларак чыгышлар ясады. Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев 2013 елның 28 мартында 92нче яшендә вафат булды.
Илеш районының Тыпый авылында 1924 елның 29 августында туган Суфиян Поварисовны да тормыш башыннан сыйпамый. Ятимлек, ачлык, ялангачлык. 18 яше тулып килгәндә үзе теләп фронтка китә. Украина, Польша, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Германия җирләрен азат итүдә катнаша. Икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, өченче дәрәҗә Дан орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә. 1947 елда демобилизацияләнгәч, Үзбәкстандагы бер урта мәктәптә хәрби әзерлек дәресләре алып бара, бер үк вакытта үзлегеннән укып, 1951 елда урта мәктәпне гел “бишле” билгеләренә тәмамлый. Арытаба Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып чыга, Татарстанның бер урта мәктәбенә директор итеп җибәрелә. Матбугатта мәкалә, очерк, сурәтләмәләре чыгып тора.
Суфиян Поварисов 1958 елда Уфага кайтып, “Кызыл таң”га эшкә керә. Бу вакытта аның портфелендә “Вәгъдә” дигән бер пәрдәлек пьесасы, бер поэмасы, гәзит-журналларда басылган байтак шигырьләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре була. Тиз арада үзен көчле журналист итеп таныта. БДУның тарих-филология факультетында 1959 елда татар бүлеге ачылгач, аны да шунда укытырга чакыралар. 1966 елда “Татар телендә чагыштырулар” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Ә докторлык диссертациясенең аталышы – “Татар әдәби телен үстерүдә Галимҗан Ибраһимов эшчәнлеге”. Тулаем алганда, Суфиян Шәмсетдин улы бөек классигыбыз иҗаты буенча 100 табакны тәшкил иткән 80 хезмәт яза.
Г. Ибраһимов буенча тау-тау гыйльми хезмәтләр язган олы талант иясенең бу шәхес турында трилогия иҗат итүе көтелмәгән хәл булып та саналмаска тиештер. Моңа ул зур әзерлек белән килә. Әдип туган Солтанморат авылына еш барып йөри, андагы кешеләр белән аралаша. Нәтиҗәдә, Галимҗан Ибраһимов турында “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында” һәм “Оҗмахка бер адым” романнары иҗат ителә.
Сугыш темасына шактый өлкәнәйгәч язган икенче трилогия-эпопеясе – “Язмыш корбаннары”, “Ут эчендәге мәхәббәт” һәм “Канлы бәхет” романнары авторны татарда һәм башкортта гына түгел, башка төрки телле халыклар әдәбиятында да танытты. Аның берничә пьесасы төрле театрларда куелды. Галим-укытучы публицистика белән шөгыльләнүен гомере буена дәвам итте. Ул күтәргән җитди проблемалар буенча “Кызыл таң” битләрендә еллар буе бәхәс-дискуссия барды. Гәзит мәкаләләре китапларга тупланды.
Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Суфиян Поварисов 2016 елның 3 июлендә 92 яше тулып килгәндә арабыздан китте.
Хәзер инде бүгенге киң катлам укучыларга бөтенләй диярлек таныш булмаган бер шәхесебез турында. Алай да аңа кагылышлы мәгълүматларны “Башкорт әҙәбияте, ХХ буат башы” китабыннан, Татар энциклопедиясе сүзлегеннән, язучы Әхмәт Әһлиуллинның “Стәрле” романыннан табып була. Бәхтияр Мирзанов 1892 елда Ишембай тарафларындагы Йөрәктау дигән кечкенә авылда туган. Әти-әнисе аерылышкан сабый өч яшеннән нәнәсе тәрбиясендә үсә. Соклангыч рәвештә белемгә омтыла. Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә килеп керә. Хәлфәләргә һәм хәллерәк шәкертләргә тамак ялына эшләп көн күрә. 1914 елның язында укуын тәмамлап, Казанга юл тота һәм “Сөембикә” журналына эшкә урнаша. Бик күп шигырьләр һәм поэмалар язып, аларны, “Сөембикә”дән тыш, шундагы “Аң”, “Балалар дөньясы” журналларында, Ырынбурдагы “Шура”, “Тормыш”, “Вакыт” гәзит-журналларында бастыра. Орскига барып чыгып, укытучылык итә.
Гражданнар сугышы чорында кулына корал тотып, дутовчыларга каршы көрәшә, шәһәрне саклаучылар сафында була. 1920 елда Башкортстанның ул чактагы башкаласы Стәрлетамакка Мәгариф халык комиссариаты инспекторы итеп чакырыла. Мәктәпкә укытырга күчә. 1925 елда Мәскәүгә РСФСР укытучыларының беренче съездына делегат булып бара. Мирхәйдәр Фәйзи, Даут Юлтый, Сәгыйть Рәмиев, Вәлиулла Мортазин-Иманскийлар белән якыннан аралаша. Башкорт дәүләт театры өчен пьесалар яза. Кыска гына вакытта “Кечкенә революционер”, “Ак патша”, “Кызыл чәчәкләр” дигән өч китап язып бастыра. Ул бит әле зоотехник та, табиб та була, бу белгечлекләргә институтларда укып дипломнар ала.
Менә шундый киң белемле, төрле һөнәр иясе булган Бәхтияр Мирзанов 1936 елның көзендә “Коммуна” гәзитенең терлекчелек бүлеге мөдире итеп эшкә кабул ителә. (Мөгаен, игенчелек бүлеге дә булгандыр). Репрессияләр котырынып, редакция җитәкчелеге кулга алына башлагач, кайчандыр үзе укыган медицина институтына хуҗалык эшенә күчә. 1941 елның июль башында нибары 49 яшендә вафат була.
Киң билгеле матбугат һәм әдәбият аксакалы Гариф Гомәрнең хезмәт һәм иҗат юлын кыскача гына искә төшереп үтик. Безнең гәзитнең “Башкортстан”, “Яңа авыл”, “Коммуна” дип аталган заманнарында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары булып эшли. Бөек Ватан сугышыннан соң иҗат белән генә шөгыльләнә. Төрле жанрдагы әсәрләр яза. “Тупсадан түргә” дигән мемуар характерындагы автобиографик повесте белән башкорт әдәбиятына тагын бер яңалык алып килде. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде, аңа “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Гариф Гомәр 1891 елда Бәләбәй өязенең Кыргыз-Миякә авылында туып, 1974 елда Уфада вафат булды.
Хәзерге Нуриман районының Иске Күл авылында туган Гайнан Хәйри педагогия техникумыннан соң Аргаяш кантонында ике ел комсомол эшендә булып, 1926 елда Уфага кайта һәм “Яңа авыл” гәзитендә журналистлык эшен башлый. Озакламый аны матбугат буенча җитәкче вазыйфага күчерәләр. Шигърият белән бергә, проза жанрында да актив һәм уңышлы эшли. Аның “Хатын”, “Кооператорлар” кебек повестьлары язучы иҗатында гына түгел, реаль тормышны гомумиләштерү җәһәтеннән дә бөтен башкорт әдәбиятында күренекле урын тота. Башкорт әдәбиятында очерк жанрын үстерүгә дә үз өлешен кертте.
Тормыштагы актуаль мәсьәләләрне, халыкның көнкүрешендәге типик үзгәрешләрне оператив сурәтләде, башкорт әдәбияты тарихында яңа роман жанрын башлап җибәрде. 1929 елда ук китап нәшриятына тапшырылган “Борылыш” романын әдәбият галиме Суфиян Сафуанов табып алып, 1967 елда бастырып чыгарды, 1983 елда “Гайнан Хәйри” дигән китап язып та нәшер итте. Гайнан Хәйри үзе исә нибары 35 яшендә 1938 елның 16 декабрендә дөнья куя.
Тагын бер бик кыска гомерле язучы – Баязит Дим (Баязит Фәтхелислам улы Баянов). 1909 елда хәзерге Дәүләкән районының Иске Аюхан авылында туган бу егет Бәләбәй педагогия техникумында укыганда актив хәбәрче булып таныла. 1928 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң “Яңа авыл” гәзитенә эшкә чакырыла. 1932 елда хәрби хезмәткә алына. Сугышның тәүге көннәреннән үк, полк комиссары буларак, ул яуга керә һәм Смоленск янында каты яралана. Шуның нәтиҗәсендә демобилизацияләнә һәм партия өлкә комитетында төрле вазыйфалар башкара. Кызганычка каршы, 1945 елда нибары 36 яшендә вафат була.
Баязит Дим әдәбиятка хәрби тема – солдат тормышы, Ватанны саклаучы кешеләр образларын үзенчәлекле хикәяләү белән килеп керә. Исән чагында ике китабы басыла. Берсе – аның Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә язылган “Хәрби хикәяләр”, икенчесе – Бөек Ватан сугышы материаллары нигезендә язылган “Фронт хикәяләре”.
Гайнан Әмири “Коммуна” гәзитендә 19 яшеннән эшли. Сталинград янындагы каты сугышларда катнаша, I дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Аның шигърияте, аеруча җыр текстлары турында үткән мәкаләдә язылды инде. Язучының сәләте проза жанрында тагын да ачыграк күренә. Аның “Морадым”, “Гашыйклар” дигән повестьлары, дистәләрчә хикәя, очерклары, ялкынлы публицистикасы – башкорт прозасы үсешендә зур гына урын тоткан әсәрләр. Аеруча “Морадым” китап укучыларның яратып укылучы әсәренә әверелде.
Әдәби мирасны барлау һәм өйрәнү, көндәлек иҗат практикасына якыннан ярдәм итү буенча да Г. Әмири җиң сызганып эшләде. Төрле рецензияләр, китапларга баш сүзләр язу белән бергә, “Бөек Ватан сугышы елларында башкорт әдәбияты”, “Башкорт чәчәннәре” дигән гыйльми хезмәтләр бирде. Әдәбият буенча ул дистәдән артык җыентык төзеде. Урысчадан төрле жанрдагы бик күп әсәрләр тәрҗемә итте. Авыл сәхнәләре өчен бер пәрдәлек пьесалар язуы өстенә, ул Вәли Галимов белән бергә Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр” повестен сәхнәләштерде, “Таштугай” дигән драматик легенда иҗат итте.
Гайнан Гыймазетдин улы әсәрләр язу белән генә шөгыльләнми. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, партия өлкә комитетының әдәбият һәм сәнгать секторы мөдире, Тарих, тел һәм әдәбият институтында сектор мөдире, “Әҙәби Башкортостан” журналы баш мөхәррире урынбасары вазыйфаларын башкара. Аның еш кына районнарга чыгып, кискен проблемалар күтәргән мәкаләләр язып, “Кызыл таң”да бастырганын өлкәнрәк укучыларыбыз яхшы хәтерли әле. БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гайнан Әмири 1982 елда 71 яшендә арабыздан китте.
Әнвәр Бикчәнтәев 1913 елның 4 октябрендә Авыргазы районының Әпсәләм авылында туган. 1921 елда гаиләләре Ырынбурга күченә. Шул шәһәрдәге татар педагогия техникумын тәмамлаган 18 яшьлек егетне Архангельск шәһәрендәге татар җидееллык мәктәбе директоры урынбасары итеп җибәрәләр. Икенче уку елында ул Ерак Көнчыгыштагы Яңа Уфа дигән авылда балаларга белем бирә. 1933 елда Уфага кайтып, “Коммуна” гәзитенә эшкә керә. 1935-36 елларда армия сафында хезмәт итеп кайтканнан соң “Яшь коммунар”, “Водник Башкирии”, “Швейник Башкирии” гәзитләренә языша.
Бөек Ватан сугышы башлану белән Әнвәр Һади улы үзе теләп фронтка китә, комиссар, командир була, Кызыл байрак, II дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. Соңрак армия гәзитләрендә хәрби хәбәрче булып хезмәт итә. Үзе сугышта чакта 1944 елда аның Уфада “Кызыл мәкләр” дигән тәүге китабы нәшер ителә. 1947 елга кадәр “Советская Башкирия” гәзитендә эшли дә калган барлык гомерен язучылыкка гына багышлый. Шулай да 1953 елда ул тагын бер тапкыр “Кызыл таң”да эшләп ала.
Язучының Александр Матросов турындагы “Үлемсезлеккә хокук” (соңгы варианты “Бөркет һавада үлә”) повесте башкорт һәм урыс телләрендә, шулай ук башкорт әдәбиятының иң тәүге әсәрләреннән берсе буларак Кытайда, Болгариядә, Польшада тәрҗемә ителә. “Зур оркестр” повестен, “Карачәй юлы”, “Оҗмах вәгъдә итмим” романнарын, “Илче кызы”, “Адъютантка үлем юк”, “Караидел дулкыннары”, “Ничә яшь сиңа, комиссар?”, “Хушыгыз, көмеш яңгырлар!” “Кычкыруга охшаш яз” китапларын да укучылар җылы кабул итте. Ул урыс телле гәзитләргә актив язышса да, кайбер мәкаләләрен “Кызыл таң”га бирә иде. Редакциягә килеп йөрде. Саф татарча сөйләшүенә соклансак, ул үзе: “Мин элекке “Кызыл таң”чы бит әле!” – дип елмаеп куя иде.
Әнвәр Бикчәнтәев “Оҗмах вәгъдә итмим” романы өчен 1963 елда Ленин премиясенә тәкъдим ителә. Ул Салават Юлаев һәм Галимов Сәләм исемендәге премияләр лауреаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Октябрь революциясе һәм “Почет билгесе” орденнары кавалеры иде. 1989 елның 18 маенда вафат булды.
Рәис Габдрахманов 1918 елның 3 гыйнварында Благовар районының Күчәрбай авылында туган. Шунда ук җидееллык мәктәпне һәм Уфадагы Нуриманов исемендәге рабфакны тәмамлагач, 1937-38 уку елында туган районының Акъялан башлангыч мәктәбендә эшли. Шуннан “Коммуна” гәзитенә килеп урнаша. Сугыш башлангач, редакциядән хәрби хезмәткә алына. Сугыш чорында “Уралмашзавод”та эшли. 1945 елда аннан кайта һәм 1951 елга кадәр “Кызыл таң”да әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкара. Арытаба озак еллар китап нәшриятында һәм “Һәнәк” журналында хезмәт юлын дәвам итә.
Рәис Габдрахманов “Коммуна”да эшләгәндә матбугатта шигырьләре күренә башлый. Республикада “Пионер” журналы оештырылу белән аның иҗатының арытабангы үсеш юнәлеше билгеләнә – ул тиз арада шушы журнал тирәсендә тупланган башка язучылар белән бергә сәләтле прозаик – балалар язучысы булып таныла. Балалар өчен язылган “Маҗаралы юл”, “Серле мәзәкләр”, “Акчарлак” повестьларында яңа кеше өчен көрәш, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең сафлыгы, ихтыяр көче җанлы образларда кискен драматик ситуацияләрдә һәм мавыктыргыч сюжетларда бәян ителә. 22 китап авторы, 1956 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Р. Габдрахманов 1988 елда вафат булды.
Чишмә районының Яңа Муса авылында 1921 елның ахырында туган, бераз вакыт Күмертау районының Таймас урта мәктәбендә тарих укыткан Динис Исламов сугышны Берлинда тәмамлап, ике тапкыр Кызыл байрак, I һәм II дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Батырлык өчен” медале кавалеры буларак, 1947 елда демобилизацияләнә һәм “Кызыл таң”га әдәби хезмәткәр булып эшкә килә. Шул ук елда тәүге шигырьләре басыла. 1952 елда армиягә икенче тапкыр алына. Аннан тагын “Кызыл таң”га кайта.
30 яшенә җиткәндә ул инде республиканың күренекле прозаиклары сафына баса, хикәяләре урысчага тәрҗемә ителеп, Мәскәү журналларында да дөнья күрә. Беренче күләмле әсәре – “Юмарт җир” әдәбиятта күренекле вакыйга булды. Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле тәүге чорын сурәтләгән “Мәскәү юлы” романы белән башкорт әдәбиятын баетты. “Көньяк кояшы” романын тәмамлый алмады – 1973 елда нибары 52нче яшендә бакыйлыкка күчте.
Шул ук 1921 елның мартында Нуриман районының Бикморза авылында туган Ярулла Вәлиев та, мәгариф, матбугат, партия органнарында чыныгу үткәннән соң, 1949-50 елларда “Кызыл таң”да сәнәгать һәм транспорт бүлеге мөдире булып эшләп ала. Шуннан “Һәнәк” журналына күчә. Әдәби очерклар, фельетоннар жанрында актив эшли. Юмористик һәм сатирик хикәяләр яза. Аның “Үз кеше” җыентыгы, “Хәерле иртә, Исмәгыйль!” һәм “Көчле син, сыерчык!” повестьлары, “Бөркетләр оя ташламый” романы әдәбиятта киң билгеле. Вафаты 1986 елда.
Әхнәф Бәйрәмов 1923 елның 30 сентябрендә Чакмагыш районының Чиялекүл авылында туган. 1941 елда урта мәктәпне тәмамлау белән армиягә алына, хәрби училищеда һөнәр үзләштерә. Сталинград өчен барган сугышларда каты яралана. Польша, Румыния, Венгрия, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнаша. II дәрәҗә “Ватан сугышы”, ике “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. 1950 елдан “Кызыл таң”да әдәби хезмәткәр эшен башкара. Аннары озак еллар Язучылар берлеге аппаратында эшли.
“Чыныгу еллары” романы белән ул үзен сәнәгать тармагын, эшчеләр сыйныфының хезмәтен, үзара мөнәсәбәтләрен яхшы белүче автор итеп танытты. Роман аерым китап булып Уфада 1972 һәм 1982 елларда – башкортча, 1979 елда – урысча, 2008 елда татарча нәшер ителде. Роман 1980 елда “ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлеге лауреаты” дигән исемгә лаек булды. Элекке каләмдәшебез 87 яшькә кадәр гомер кичерде.
1923 елның 11 июлендә Белорет районының Югары Сермән авылында туган башкорт егете Зөлфәр Хисмәтуллин да, замандаш-тиңдәшләре кебек үк, утлы-канлы юллар үтә. Танк армиясе составындагы рота командиры буларак, Мәскәүдән Берлинга кадәр сугышларда катнаша, биш тапкыр яралана, II дәрәҗә “Ватан сугышы”, ике “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнә.
1946 елда туган якка кайткач, партия һәм матбугат органнарында хезмәт сала. Башкорт дәүләт педагогия институтын читтән торып тәмамлый. 1955 елда “Кызыл таң”ның Черниковка шәһәре буенча үз хәбәрчесе булып эшләп ала да “Һәнәк” журналына җаваплы секретарь итеп үрләтелә. Аның иҗаты тулысынча диярлек сатирик һәм юмористик хикәяләрдән торды. Нибары 60 яшендә арабыздан китте.
Бөек Ватан сугышы фронтларында кан түккән “Кызыл таң”чы әдипләр исемлеге Таһир Ахунҗанов белән төгәлләнә. Кыю яугир. Партия һәм дәүләт эшлеклесе. “Кызыл таң”да якты эз калдырган җитәкче. Талантлы язучы һәм публицист. 15 сентябрьдә бу олуг шәхеснең тууына 100 ел тулу уңаеннан гәзитебездә материаллар булганын искә алып, әле аның турында язмый торам.
Сугыш чоры балалары, үсмерләре. Әтиләренең һәм абыйларының данлы традициясендә һәм үрнәгендә тәрбияләнгән, тормышка аяк баскан, әдәбиятка килгән элекке өлкән хезмәттәшләребез. Алар тугыз кеше иде. Хәзер инде якты дөньяда берсе дә юк.
Вазих Исхаков. (1927-85. Чакмагыш районының Тайнаш авылы). “Кызыл таң”да илленче еллар ахырында эшли. Революционерлар, хәрби җитәкчеләр турында урысча, башкортча, татарча китаплары Пермьдә, Уфада, Казанда басыла.
Әсгать Мирзаһитов. (1928-89. Туймазы районының Бикмәт авылы). “Кызыл таң”да илленче еллар уртасында эшли. Күренекле драматург. 1973-88 елларда – Башкортстан Язучылар берлеге рәисе. Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Өч орден кавалеры.
Фәнил Әсәнов. (1929-95. Кырмыскалы районының Бозаяз авылы). “Кызыл таң”да 1959-63 елларда эшли. Прозаик – яшьлек җырчысы. Драмалар да язды.
Хәсән Сәрьян. (1930-78. Илеш районының Иске Аю авылы). “Кызыл таң”да илленче еллар уртасында эшли. Казанга китеп, күренекле язучы булып танылды.
Расих Ханнанов. (1931-2020. Кырмыскалы районы үзәге). “Кызыл таң”да 1961-94 елларда эшли, шул исәптән баш мөхәррир дә була. Әдәбиятның күп жанрларында уңышлы иҗат итте, бик күп китаплар чыгарды.
Радик Сибәгатов. (1934-2006. Балтач районы үзәге). “Кызыл таң”да 1958-70 елларда эшли. Күбрәк ул фән докторы, профессор, педагог буларак билгеле. Студент елларында һәм редакциядә чакта бик матур хикәяләр дә язган, алар дәүләт нәшриятында күмәк җыентыкларда басылган.
Рәис Риянов. 1934-2015. Караидел район үзәге). “Кызыл таң”да 1972-78 елларда үз хәбәрче булып эшли. Тарихи темага китаплары һәм ике романы дөнья күрде.
Эдуард Әгъзамов. (1937-2020. Дүртөйле районының Аргамак авылы). “Кызыл таң”да студент елларыннан – 1966 елдан башлап, 40 ел буе үз хәбәрче булып эшли. Туры сүзле, үткен каләмле, оператив журналист кына түгел, хикәяләре һәм повестьлары тупланган берничә китап чыгарган язучы да иде.
Рәшит Сабитов. (1937-2022. Гафури районының Ялгызкаен авылы). “Кызыл таң”да 1968-75 һәм 1990-93 елларда эшли. ХХI гасыр башында Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсенә җитәкчелек итте. Прозаик һәм шагыйрь иде.
Ә менә бу “Кызыл таң”чы язучы әле генә санап үтелгән ике абзыйдан 10 яшькә кече. Сугыштан соң туган бала. Закир Әкбәров “Кызыл таң”да үз хәбәрче булып 1994-97 елларда эшләде. Гаять җитештерүчәнле иҗат итә. Повесть һәм романнарны бер-бер артлы коеп кына куя.
Минем исемлектәге 25нче – иң соңгы, иң яшь язучы да быел декабрьдә 40 яшен тутыра икән инде. Бүздәк районының Каран авылы егете Айдар Зәкиевның БДУда укып йөрүе кичә генә кебек иде. Хикәяләре басыла иде инде. Диплом алганчы ул 2006 елның февралендә “Кызыл таң”га эшкә килде. Шул ук елның язында Казанда “Иделем акчарлагы” иҗади конкурсында җиңү яулады, җәй көне исә “Китап” нәшриятында хикәяләр, юморескалар, новеллалар җыентыгы басылып чыкты. Матбугатта повестьлары да күренә башлады. Тырышлыгы, тыңлаучанлыгы, тәртибе өчен коллективта барыбыз да яраттык аны. Менә дигән гаилә корып җибәрде. Редакциябездә дистә елдан артык хезмәт салгач, хәзер ул матбугат белән бәйле булмаган башка урында эшли.
...Әле “Кызыл таң”да ике-өч хезмәткәрнең шигырь, хикәя язганлыгы сизелә. Уңышлар сезгә, яшь каләмдәшләр!
Фәрит Фаткуллин.