+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 сентябрь 2023, 15:10

Мәхәббәт һәм бәхет килә!

Октябрь башында аларны йолдызнамәнең өч билгесе каршы алырга әзерләнсен.

Мәхәббәт һәм бәхет килә!
Мәхәббәт һәм бәхет килә!

Кыз, тоемлау көчең арта, эчке тавышыңны ишетә бел. Гашыйк булсаң, курыкмыйча мәхәббәтеңне аңлат. Йолдызлар шулай куша. Эш урыныңны алыштырасың килгән булса, тәвәккәлләр өчен яхшы вакыт. Язмыш сиңа елмаерга чамалый!

Балык, сиңа романтик уңышлар вәгъдә ителә, мөмкинлегеңне ычкындырма. Кем беләндер сүзгә килешкән булсаң, бик җиңел дуслашу көтә. Гомер буе көткән кешеңне дә очратуың ихтимал. Мөнәсәбәтләрнең никадәр уңышлы булуы үзеңнән тора.

Чаян, октябрь башында ишелеп төшкән уңыштан башың гына әйләнеп китмәсен. Кинәт кенә искиткеч сәяхәткә юлланырга да мөмкинсең. Күптәнге хыялың да тормышка ашчак, дип ышандыра йолдызлар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: