

28 сентябрь кичен ялгызлыкта үткәрә күрмәгез! Ә кунаклар чакырып, кош итеннән сый әзерләсәгез, сагыш дигәннәре сезгә бик озак якын килмәскә тиеш.
Иртәгә елга-күл буйларына бик якын килмәсәгез дә була. Су кызлары үзләре янына алырга мөмкин, имеш...
28 сентябрьдә өегездәге бер нәрсәне дә кешегә бирмәгез. Өй иясенең ачуын китерерсез.
28 сентябрьдә мактанудан тыелып торырга кирәк. Яхшыга булмаячак.
Кызлар, иртәгә очып баручы кошлар күрсәгез, бармак белән төртеп күрсәтмәгез! Кошлар җылы яктан кайтканчы кияү күрмәссез...
Чыршы ботаклары аска иелсә — яңгырга.
Иртәгә кыр казлары бик югары очса, язын су күп булачак. Түбән очсалар — аз.
Кыр казлары җирдә утырсалар — көз җылы булачак. Бер аякларында торсалар — тиздән кырау төшәр. Суда йөзсәләр — җылытачак.