

Иртәгә кәбестә белән кош итеннән ризыклар әзерләү хәерле санала.
Каз-үрдәк, тавыкларыгызны пешерергә әзерләгәндә, карагыз — әгәр сөякләре калын һәм аларда май күп икән, димәк, быел кыш салкын булачак.
29 сентябрьдә яхшылап мунча кергән кеше ел буе чирләмәскә тиеш икән.
Иртәгә нишләргә ярамый?
Яңа эшләр башламый торыгыз. Аларны башкарып чыгу бик авыр булачак.
29 сентябрьдә пычрак, тишек, иске киемдә йөрмәгез, үзегез хакында гайбәтләрне урап узырсыз.
Иртәгә балык ашаудан да тыелып торырга кирәк икән. Начар яңалыклар ишетмәссез.
Ерак юлга чыгуны да кичектереп торырга киңәш ителә.
29 сентябрь сынамышлары:
Иртәгә җылы, коры көн булса, кыш соң киләчәк, җылы булачак.
29 сентябрьдә күк күкрәсә, кар бик аз булачак, көчле салкыннар киләчәк.
Агачларда сары яфраклар күп булса һәм алар коелмаса, көз озакка сузылачак.
Иртән йолдызлар җемелдәвен күрсәгез, һава торышы үзгәрүгә әзер булыгыз.
Сыерчыклар җылы якка китмәгән икән, җылы көннәр озак торачак.