+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 сентябрь 2023, 16:20

Иртәне имбирьле чәйдән башлагыз

Табиб сәламәтлекне ныгыту өчен иң файдалы ризыкларны санап чыкты.

Иртәне имбирьле чәйдән башлагыз
Иртәне имбирьле чәйдән башлагыз
Ашказаны асты бизе авыруларыннан интегүче пациентларга диетасын яңадан карарга кирәк. Мондый фикерне токсиколог-табиб Михаил Котушов белдерде. Ул әлеге очракта иң файдалы ризыкларны санап чыкты.

Медицина белгече ашказаны асты бизе проблемалары булганда, фастфудтан, татлы газлы эчемлекләрдән һәм гади углеводлар булган ризыклардан бөтенләй баш тартырга кирәк, дип раслый. Табиб туклану рационына аксым ризыкларын эшкәртүгә ярдәм итүче ананас өстәргә киңәш итә. Моннан тыш, киви һәм имбирь бик файдалы санала.
"Имбирь аксымнарның таркалуына ярдәм итә, ашказаны, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген активлаштыра, эчне йомшарткыч чара булып тора, организмда үз ферментларын эшләп чыгаруны стимуллаштыра”, — дип аңлата Котушов.

Билгеле булуынча, имбирь тамыры вируслар таралган чорда аеруча файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә, көч бирә.

Имбирь тамырын чәйгә, ризыкларга кушарга була. Дәвалану өчен 1 чәй калагы имбир порошогына 1 стакан кайнап торган су өстәргә, 30 минут төнәтергә. Һәм 1/4 стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәргә. Эчемлекләргә шулай ук бал, лимон кушарга була.

 
 
Фото: about-tea.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: