+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 октябрь 2023, 11:42

"Авылдашларым кабул итмәде..."

"Озак еллар шәһәрдә яшәп, авылга кайтып, картлыгымны шунда үткәрәсем килә".

"Авылдашларым кабул итмәде..."
"Авылдашларым кабул итмәде..."

"Мин читтә гомер иттем. Шулай туры килде инде, яшьлектә комсомол юлламасы белән чыгып киткән идем, олыгайгач, авылга кайтып, ялан җиргә казык кактым.

Авылдашларны кочак җәеп каршы алырлар дигән идем, үзгәргән алар, танымадым. Һәр йортта 7-9 бала тәгәрәшеп үскән елларда дус, тату идек. Соңгы ризыкны күршеләр белән бүлештек. Әниләр бер самавыр чәенә җыелды. Ә хәзер? Өйне күтәрдем генә, күрше белән сүзгә кердек. Ике арада бит канун буенча ара калырга тиеш. Ә алар шул араны үзләренеке дип талашты. Тиешле оешмалар бар бит, бүлеп бирделәр. Алар хаксыз, әмма мин гаепле калдым.

Авыл халкы да мине сүкте, имеш, миңа җир җитми. Ярсуымны тыеп, сүз кумадым. Сөйләп арыгач, туктарлар әле, дидем. Әмма кеше сөйлим дисәң, сәбәп табыла икән. Йортымны ике катлы итүемне дә килештермәделәр, имеш, читтә баеп кайтканмын. Бакчамда кавын-карбыз үстерүем дә ярамады, артыгын кылана, диделәр. Мәчет ишеген ачып кергәч тә сүз ишеттерделәр, имеш, үткәнемне белмим икән, онытканмын. Юк, онытмадым, иптәшләр. Шул үткәнемдә, иман кәлимәсен белмәгәнгә, бүген килеп Коръән өйрәнәм. Сез дә мәчеткә килеп, намаз укыгыз. Инде сезгә караганда күбрәк белсәм дә, мин сезнең алга кереп басмам, артыгызда намазга оермын. Матур яшик әле, дөнья иркен бит. Кояш җылысы бөтенебезгә дә җитмимени?"

Социаль челтәрләрдә шундый хат басылды. Чыннан да, элек авыл халкы шәһәрнекеннән уңганлыгы, гадилеге белән аерыла иде. Хәзер анда тормыш бөтенләй башка төрле шул...

Фото: vsegda-pomnim.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: