+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 октябрь 2023, 11:25

Иртәгә икмәк салыгыз...

19 октябрь сынамышлары белән танышыгыз әле.  

Иртәгә икмәк салыгыз...
Иртәгә икмәк салыгыз...

19 октябрьдә керемнәреңне, булган акчаларыңны санап, барлап, тәртипкә китереп куйсаң хәерле икән.

Нәкъ иртәгә икмәк салып, яңа пешеп чыккан икмәкнең катысын авыручы туганыгызга, балагызга, якын кешегезгә ашатсагыз, ул савыгырга тиеш, дип санала.

19 октябрьдә юкка-барга акча туздырырга ярамый. Бик кирәк әйберләрне генә сатып алыгыз. Иртәгә акчага сакчыл карашлы кешеләргә уңыш елмаерга тиеш.
Саран да булмагыз, мохтаҗларга ярдәм итегез. 19 октябрьдә мохтаҗларга юмарт булганнарны шатлык көтә.

Иртәгә эштән качмагыз, ялкауланмагыз, үз эшегезне кешегә йөкләтмәгез. Югыйсә финанс авырлыклары, күңелсезлекләр килергә мөмкин.
19 октябрь мактанчыкларны да яратмый! Тыйнак булыгыз.

Ә менә кияүгә чыкмаган кызлар иртәгә егетләре турында беркемгә дә сөйләмәсен. Ялгыз калмаслар.

19 октябрь сынамышлары:

Көн җилсез булса, тиздән суытыр.
Каргалар күмәкләп җыелыша икән, көннәр бозылыр.
Коры, каты кар бөртекләре төшсә, киләсе җәйдә уңыш мул булачак.
19 октябрьдә яуган кар ноябрь уртасында кыш җитәчәге турында сөйли.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: