

“Агыла да болыт агыла...” Башкортстанның олуг дусты, йөрәген кешеләргә тоттырырга һәрвакыт әзер Хәсән Туфан, моңаеп һәм еш кына зарыгып, шулай дигән. Шагыйрьнең хис-тойгыларының тирәнлеген тоеп бетереп булмый. Бер карауга Мәшрикъка, икенче күз сирпүгә Мәгърибкә таба мосафир болытларның үтәр юлын чамалар зирәк галимнәр әлегә дөньяга тумагандыр. Шуңа күрә хәлебезне белешер өчен, я Шагыйрьгә, я Ходайның үзенә эндәшеп карыйбыз. Алар ялгышмас, хаталанган хәлдә дә, алдашмас.
Минем дә, Аллаһы Тәгалә кебек үк бөек булмаса да, даһи сүз осталары белән көндәш һәм тиң йөрерлек дустым бар иде. Хәзер ул тегендә, беркем дә әйләнеп кайтмас дөньяда. Кәеф берчак калкынып, ә хәзер һәрвакыт дип әйтерлек сүнгән көе торганда, аның турында уйлыйм. Төшләремә кереп йөрми ул, чөнки минем өчен – тере. Киңәшле сүзләре, тыйнак кына шаяртулары, ургылып торган дәрте, тормышка ашыра алмый киткән эшләре, йөрәгемдә калган истәлекләре белән тере.
“Сәлам, туган!..” Үзенчәлекле бу тавышны телефоннан бер-ике көн ишетми торсам, күңелсезләнә, хәтта сабырсызлана башлыйм. Чөнки еллар кешегә көч өстәми, ә чир-сырхауларның һөҗүме көннән-көн ныкышмалырак һәм усалрак була бара. Гомер эчендә башка кайгы-хәсрәтләр дә өелә дә өелә. Мине шунысы куандыра торган иде: Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтов белән сүзгә килгән чакта бәлаләр һичкайчан да: “Без өстен чыктык, җиңдек!” – дип мактана алмады.
Һәрчак шулай булып калса... Кеше-нең холык-фигыле, гаиләдә ул үзләштергән гадәтләр, инанулар йончыткыч бәла-казалардан еш кына өстен чыга. Ә баш аша ук күмеп китә торган мәшәкатьләр һәркем өлешенә дә күп тия. Дөньяга килгәндә Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә тигез форсатлар тәгаенләгән. Берәүләр, шартларга тәмам буй биреп, агым уңаена йөзә һәм алар эзсез-нисез югала. Ә икенчеләр, котырынган диңгездәге ишкәкче кебек, көймәне ныкышып ярга түгел, бәлки, билгеләнгән урынга бора. Кулында ишкәк кенә түгел, ә сыныгы калган хәлдә дә. Алар – әйдәүчелек сыйфатларына ия булган көрәшче-кешеләр.
Кечкенә генә бу язмаларга күңел рәхәтлеге белән тотынсам да, күпмедер уңайсызлану тоям. Эш шунда, күп еллар аралаша торгач, Әнәс Хөсәен улы белән шулай якынайганбыз, безне яшь аермый да кебек. Әлбәттә, интеллект мәсьәләсендәге аермалылык турында әйтеп тору да артык. Аның кебек кешене белүем өчен язмышка рәхмәт кенә әйтәм.
Икенчегә әйләндереп уйлаганда, Әнәс Мәхмүтов – зур галим, икътисадчы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы. Аның белән таныш булулары белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казандагы күренекле иҗатчылар горурлана. Югалып та каласың. Ә бит, белүемчә, галим югары дәрәҗәсен һичкайчан сиздермәде. Монысы инде анадан, атадан, тәрбиядән, ахыр килеп, гаиләдәге мөнәсәбәтләрдән килә.
Мәхмүтовның 1999 елда нәшер ителгән “Безне язмыш йөртте” (“Нас вела судьба”) дигән китабы белән кулъязмада ук танышу насыйп булды. Чыннан да, мәшһүр галимнең язмышы җиңел булмаса да, көнләшерлек. Әйткән-дәй, олыгайган кешеләр турында әйтсәк, мотлак авыр балачак, яшәү өчен көрәшне телдән төшермибез. Ә сез миңа һичбер мәшәкатьләрсез, яну-көюләрсез, гомерен очып кына үткәргән берәрсен күрсәтегез. Кемнәр сугыш елларын һәм илнең иҗтимагый-сәяси корылышындагы һәм икътисади тәртипләрендәге исәпсез үзгәрешләрне кичергән, алар сызлануларын башкаларга күрсәтеп бармый, ә котылгысыз шул сызлану белән яши генә.
Кешенең гомере шулкадәр борма-борма була, кайчак шундый төеннәр калдыра, әлеге тормышның үзенчәлеген һәм максатын аның башыннан эзләү файдасыз эш. Хәзер әйтәм, мин дә Әнәс Хөсәен улының биографиясеннән зур галимнең килеп чыгуын аңлаткандай билгеләр эзләдем. Табигый зыялылык һәм белемгә һәрдаим омтылу аңа, бәлки, әнисе Хәтирә Гайнетдин кызыннан бирелгәндер? Ул бит авылда мөгаллимә һәм башлангыч мәктәп мөдире булган. Хәтирә апага язарга һәм укырга балаларны гына түгел, ә өлкән якташларын да өйрәтү бурычы төшкән. 2009 елның декабрь азагында Халык Комиссарлары Советының “РСФСР халкы арасында наданлыкны бетерү турында” декретына туксан ел тулуга багышланган мәкаләләрне язганда, тәү чиратта, Хәтирә Гайнетдин кызы белән аның меңнәрчә заман-дашларының гражданлык каһарманлыгы турында уйладым. Хәзерге яшьләр авыл кешеләре өчен мөгаллимәнең кем булганлыгын күз алдына китермиләрдер. Ул киңәшче дә, ахирәт тә, яклаучы да, тормышның төрле хәлләрендә иң югары авторитет та. Уинстон Черчилль: “Мәктәп укытучылары премьер-министрлар да хыял итә алмаган властька ия”, – дип әйтер булган.
Шулай да академикның шәхесенә әйләнеп кайтыйк та, Мәхмүтовлар тамырыннан тагын бер кешене хәтергә алыйк. Ул Әнәс Хөсәен улының картәти-сенә абзый тиешле Шәрәфетдин Җәлә-летдин улы Мәхмүтов – Уфа губернасыннан өченче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты. Мөселманнар фракциясе дәүләт керемнәре һәм чыгымнарының үтәлешен исәптә тоту, халык мәгарифе комиссияләрендә эшләгән. Чагыштыру, бәлки, урынсыздыр, әмма республиканың икътисад фәне аксакалы, академик Мәхмүтовның, аның оныкларының берсенең, гыйльми эшчәнлеге XX гасыр башында Русиянең Дәүләт думасы депутаты Шәрәфетдин Мәхмүтов шөгыльләнгән мәсьәләләрдән еракмы? III чакырылыш депутатларының эшчәнлегенә бәя биргән шундый сүзләр дә калган: “Думаның эшендә илдә гомуми башлангыч белем бирү өчен чыгыш ясаучы Гайса Янакаев белән Шәрәфетдин Мәхмүтов аеруча актив катнашты”.
Димәк, алма алмагачтан... Ләкин Әнәс Мәхмүтовның хәрби юлдан китүе дә ихтимал булган, малай чакта эш шуңа барган да. Урманчы, агач үстерүче, булу мөмкинлеге чын, чөнки югары белемне ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында урман хуҗалыгы факультетында алган. Мәхмүтовлар авыл җирендә дә югалмас иде. Тормыш иптәше Асия Миңнәхмәт кызы — ветеринария табибы. Шулай да язмыш үзенчә суктырган, академикка комсомол мәктәбен үтәргә дә, фәнгә кадәр мәдәният өлкәсендә эшләргә дә туры килгән.
Галим Мәхмүтовның формалашу юлын белеп һәм объективлык белән тасвирлау тәвәккәллегенә базнат итмим. Каләмдәшләрем, аеруча журналистлар, фән вәкиле турында сөйләгәндә, нигәдер якланган диссертацияләргә, басылган хезмәтләргә һәм мотлак исемнәр һәм бүләкләргә игътибар бирә. Шулай да, аңлавымча, галимнең үз өлкәсендәге тырышлыклары, ничә том язуыннан бигрәк, белем һәм фикерләренең гомум кешелек җәмгыяте мәдәнияте белән үрелеп баруы аша кадерледер.
Узган гасырның 90нчы еллары башы. Тарихның әле теткәләнеп тә өлгермәгән сәхифәләре. Гадәтләнгән хәлдән бәреп чыгарылган гади кеше генә түгел, бәлки, тәҗрибә һәм белем ияләре дә бер вакытка аптырап калды. Сезнең автор да, шул хәлдәрәк көе, республика җитәкчелегенең кушуы буенча яңа көндәлек иҗтимагый-сәяси республика гәзитен чыгаруны юлга салырга маташа. Яңа бәби басмага авторлар бик кирәк. Өстәвенә, эчкерсез ниятле, уңай фикерле, исемле – һәммәсе берьюлы. Без аптыранган арада безнең мәртәбәле коллегаларда, “Советская Башкирия”ның февраль саннарының берсендә “Башкорт АССРы икътисадын тотрыклыландыру һәм базар мөнәсәбәтләренә күчү программасы” дигән күпне вәгъдә итүче документ басылып чыкты. Өлгер коллегалар әлеге хезмәтнең гыйльми мөхәррире, икътисад фәннәре докторы, профессор Ә. Х. Мәхмүтов белән интерью-аңлатма да алган.
Хәтердә, властька Михаил Горбачев килү белән илдә аңлашылмый торган процесслар башланды. Җәмгыятьнең тормышы фәлсәфият һәм икътисад законнары белән көйләнүе аңлашыла. Алар, нигездә, сәяси конъюнктура тутыгына бирелмәскә тиеш. Ләкин, 90нчы еллар, аналитикларның күпчелегенең фикере буенча, Русиянең ХХ гасырдагы тарихы, Октябрь революциясе, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларыннан кала, сәясиләштерелгән һәм илке-салкы булды. Ялгызлыкта калган Русиянең икътисады бизгәк тоткандай калтырана башлады. Мондый тетрәнүләр Башкортстан Республикасының икътисадында да эзсез үтмәде. Шул чордан алып дистәләрчә ел үтте һәм хәзер әлеге программаның төп юнәлешләре үзенең көнүзәк булуын һаман да югалтмый, дип канәгатьләнү белән әйтә алабыз.
Реформаларның беренче этабы иске системаны сакчыл сүтүдән һәм бер үк вакытта яңартудан торды. Профессор Мәхмүтов белән аның фикердәшләре “Вату – төзү түгел” дигән акыллы принципка таянды. Шуңа күрә дә ваткан чакта да уйлап эшләргә кирәк. Икътисадчы бәгъзе мәлләрдә хирургик ысулдан терапевтик дәвалауга өстенлек бирүче табибка охшап китә.
Вакыт безнең өстән очып кына үтә. Башкортстан икътисадын тулысынча алганда, аның аерым сегментларында да төрле хәлләр булып алды, әмма ләкин ул үзенең нык нигезле икәнлеген күрсәтте. Шуны да өстәп әйтергә кирәктер, икътисад үсешкән еллар эчендә бу язмаларның башында телгә алган программа, гомумән алганда, тере калу программасы булган икән.
Трансформацион үзгәрешләр барышында яңа проблемаларның килеп чыгуы табигый. Тормыш яңа, катлаулы, еш кына капма-каршылыклы мәсьәләләрне күтәрә тора. Фикере төгәл, ә карашы эшлекле галим аларны күрмәмеш-белмәмешкә салыша алмый. Булдыклылыгына һәм мөмкинлегенә карап, галим мәсьәләләрне өйрәнә һәм фәнни нигезләнгән тәкъдимнәрен кертә. Программалар эшләүче галимнәрне хәрби структураларда хезмәт итүче штабистларга охшатырга мөмкиндер. Хәлне аларның стратегик күрә белүенә һәм вакыйгаларның ничек үсешәчәген алдан искәртүенә хуҗалыкның аерым тармаклары гына түгел, барча республиканың эшчәнлеге бәйләнгән.
Әнәс Хөсәен улы белән шушы һәм беренче карашка күңелсез күренгән темаларга озын-озак сөйләшә торган идек. Республикадагы мөһим иҗтимагый-сәяси процессларның уртасында кайнаган героем, академик Мәхмүтов шул арада сиксәнен дә узып китте. Тыныч кына яшәп ятса да, беркем сүз әйтмәс иде. Юк шул, һич басыла белмәде. Чал чәчле башында исәпсез проектлар кайнап торды. Мин дә аны бәгъзе проектларыннан “суытып” өлгерә алмый идем. Ләкин нихәл итәсең, галимнең баш мие-нә программалар, тәкъдимнәр, киңәш-ләр тәкать таптырмый. Академик дусты һәм якташы, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Раил Гомәр улы Кузеев биргән “идееноситель” дигән рәсми булмаган исемен акларга тырышты.
Галим аралашуга гади иде һәм шундый шаяртулы сүзгә һич үпкәләп бармады: “Икътисадчы, кесәсендә сукыр тиен дә акчасы булмый торып, дусларына шундый киңәшләр бирә, әгәр шул киңәшләрне тотсалар, алар да бер тиенсез калачак”. Аның дәртенә һәм тормышны яратуына чын күңелдән сокландым, шулай ук — каһарманлыгына һәм түземлелегенә. Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтовта Русия зыялысының иң яхшы сыйфатлары тупланган иде.
Марсель Котлыгалләмов.