

Кучкар. Көтелмәгән тәкъдим алырсың. Файда килсен өчен тиз карар кабул итәргә кирәк булыр. Кемнәрдәндер киңәш сорап, вакыт үткәреп, мөмкинлекне кулыңнын ычкындырма. Тәвәккәл бул! Шәхси тормышыңда уңай үзгәрешләр көтелә.
Үгезбозау. Төп максатларыңа игътибарыңны күбрәк бүл. Һәркемгә ышанып барма. Ялгыз Үгезбозауларга намуссыз кешеләрдән сак булырга кирәк.
Игезәкләр. Эш күп вакытыңны алыр, ләкин керем китерер. Якыннарың хакында онытма, аларга синең яхшы мөнәсәбәтең кирәк. Күптән көткән яңалык ишетерсең.
Кысла. Язмыштан күп бүләкләр алырга әзер бул. Һәр нәрсәдә позитив күрерсең. Ләкин салкын тидерергә мөмкинсең, киенеп йөр. Сөйгәнеңнең сүзләренә колак сал һәм якыннарыңны кайгырт.
Арыслан. Бу атнада һәр адымыңны уйлап эшлә. Кирәкле әйберләргә акча кызганма. Сәяхәт өчен яхшы вакыт. Хәләлең белән күбрәк вакыт үткәр. Торак шартларын яхшырту буенча яхшы тәкъдим алырга мөмкинсең.
Кыз. Эчке тавышыңны ишетә бел. Интуицияң кушканча карарлар кабул итсәң, отылмассың. Шик-шөбһәләргә бирелмә, югыйсә мөмкинлекләр ычкынырга мөмкин. Сөйгәнең сиңа бүләк әзерли.
Бизмән. Көтелмәгән керем сөендерер. Акчаларыңны акыл белән тотын, кирәкмәгән әйберләр алма. Ә менә сәламәтлегеңдә экономияләмә. Яраткан кешеңнең ярдәмен тоярсың. Серләреңне ятларга сөйләп барма.
Чаян. Эмоцияләргә бирелмәскә тырыш. Бу атнада дөрес тукланырга һәм күп чиста су эчәргә кирәк сиңа. Артык көч таләп иткән эшләрдән баш тарт. Сөйгәнең сөендерер, аңа рәхмәт әйтергә сәбәп чыгар. Җылы сүзләреңне кызганма!
Укчы. Ниндидер зур һәм кыйммәтле әйбер сатып алырга мөмкинсең. Рульдә игътибарлы бул, кагыйдәләрне төгәл үтә. Якын кешеңнең җан җылысын тоярсың. Син дә аңа җылылык белән җавап бир.
Кәҗәмөгез. Сәламәтлегеңә җитди игътибар кирәк. Кибеттә ризык алганда яраклылык вакытын яхшылап тикшер. Саф һавада күбрәк бул. Яраткан кешең белән мөнәсәбәтләрең яңа баскычка күтәрелә. Бер бик зур сер ачылыр үзеңә...
Сукояр. Бик тә файдалы танышуга юлыгачаксың. Яңа бәйләнешләреңне дөрес куллан. Бу атнада күңелсезләнергә вакытың булмаячак. Үзеңне ихтирам иткән кешеләр белән генә аралаш.
Балык. Бер кечкенә игътибарсызлык күңелеңне төшерергә мөмкин. Юк-барга көймә, үпкәләреңне оныт. Якынарың сиңа терәк һәм таяныч булыр. Күңелеңне бушат, сине аңлаячаклар. Ачыктан-ачык сөйләшү тормышыңа яхшы үзгәрешләр китерер.
Дежур астролог Ләйсән Нур-Йолдыз.
Автор фотосы.