+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 октябрь 2023, 11:35

Шикәрле чәй зыянлымы?

Галимнәр 32 ел дәвамында тикшеренү үткәргән һәм бик кызыклы нәтиҗә ясаган.

Шикәрле чәй зыянлымы?
Шикәрле чәй зыянлымы?
Лейден университеты (Нидерланд) галимнәре чәй һәм каһвәгә шикәр өстәүнең организмга начар йогынты ясамавын ачыклаган.

Авторлар 32 ел дәвамында 3 меңгә якын катнашучының чәйгә яисә каһвәгә төрле күләмдә шикәр өстәп эчкәнен анализлаган. Күзәтү башында һәм ахырында галимнәр сынау үтүчеләрнең сәламәтлеген ныклап тикшергән, алар шулай ук кайбер катнашучыларның үлем сәбәпләрен бәяләгән.

Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эчемлекләргә шикәр өстәү вакытыннан алда үлү белән бәйле түгел. Баллы чәй һәм каһвә эчкән кешеләр, шикәр кулланмаганнарга караганда, иртә үлү коэффициенты куркынычын бер генә тапкыр арттырган. Галимнәр әйтүенчә, бу - бик аз аерма.

Авторлар, шулай ук, бу эффектның эчемлеккә 5 грамм шикәр кушылган очракта гына саклануын билгеләп үтә. Газлы суларда, сутларда һәм башка эчемлекләрдә якынча 25 грамм шикәр бар, шуңа күрә бу эчемлекләр сәламәтлеккә начар тәэсир итә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: