

Аларны башкаланың Менделеев урамында күргәннәр. Кышның бу канатлы символлары фотосын ”Уфа с огоньком” Телеграм-каналы бастырган.
Урта полосада кызылтүшләр җылы якларга очып китми – бу кошлатуган якта кышларга яраклашкан. Кыш якыная башлагач, алар шәһәр паркларына күчә, кешеләр янында аларга җим табу җиңелрәк, шулай ук биредә күп кенә миләш һәм алма агачлары бар, кызылтүшләр аларның җимешләре белән сыйланырга ярата.
Гадәттә, кызылтүшләрнең килүе кышның башлануын аңлата. Дөрес, кыш әле җитмәде. 2022 елда 15 ноябрьдә кар яуса, иң якын фараз буенча, агымдагы елда кар ятуы соңрак булырга тиеш...
Фото: bashinform.ru