+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 ноябрь 2023, 09:30

Мондый көннәрдә стресска бирелмәгез!

Метеохезмәтләр хәбәр итүенчә, бу айда берничә көчле магнит дулкыны көтелә.

Мондый көннәрдә стресска бирелмәгез!Мондый көннәрдә стресска бирелмәгез!
Мондый көннәрдә стресска бирелмәгез!
Бүген көчле магнит давылы көтелә, ул күпчелек кешеләргә тәэсир итәчәк, дип хәбәр итә “RU-meteo” порталы.

Фаразлар буенча, бу ай ахырына кадәр көчле магнит давыллары 22, 23, 24, 25 һәм 26 ноябрьдә булачак.

"Бу чорда үзебезгә игътибарлы булырга һәм мөһим эшләр башкармаска киңәш итәбез. Бу аеруча метеоүзгәрешләргә сизгер кешеләргә кагыла", — дип киңәш итә белгечләр.

Мондый көннәрдә кешеләрнең сәламәтлеге начарлануы мөмкин. Бик күпләрдә баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәк авырту, хәлсезлек һәм йокымсырау, арка һәм буыннар сызлау, югары кан басымы, хроник авыруларның кискенләшүе ихтимал. Шуңа да сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, дуслар.

Магнит давыллары вакытында йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә яисә табигатькә якын булырга кирәк.

Билгеле булуынча, көчле магнит давыллары күктә төрле төстәге балкыш барлыкка килүгә дә сәбәпче булырга мөмкин.

 
 
 
Зөлфия Фәтхетдинова фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас