

Бу күңел кичерешләремне йөрәк түрендә йөрткәннән соң, вакыты җиткәч, алар ташып тышка чыкты. Сүзем янә дә мәдәни мохит, артистлар турында.
Татар-башкорт эстрадасы җырчыларының матди хәле төрлечә. Бармаклар да тигез түгел, дигән мәкалдәгечә. Яхшы гына акча эшләр өчен бүген халык арасында популяр булуың иң беренче шарт!
Хәзер бит баянга һәм синтезаторга гына кушылып җырлау бик сирәк күренеш. 30-35 еллар элек галиҗәнап сәхнәбездә талантлылар, белемлеләр генә чыгыш ясаса, бүген кемнең бэк-вокалы күбрәк, кемнең биючеләре шәбрәк, тамашачы шуларга өстенлек бирә.
Бүген татар-башкорт концертларына билетлар ифрат кыйммәт. Элек тә очсыз түгел иде. Димәк, йолдызлар кагортасына эләгәсең, теге Хоттабыч әкиятендәгедәй. Тылсымлы таягың гына булсын! Моны ни өчен ассызыклыйм соң? Җырчылар радио-телевидение, матбугатка биргән интервьюларында үзләренең матди хәлен яшерергә, хәтта тормыштагы чыгымнарына таянып, мескенләнергә яраталар. Яшерен-батырын түгел, андыйларның хәтсезенең тавышы да, моңы да бик чамалы. Концерт саен төркемнәренә кием тектерүгә хәтсез чыгымнар тоталар. Бу Изге китапта гөнаһ вә исрафлык дип атала, җәмәгать! Колакка токмач элү дигәннән, бер шундый “йолдыз” җырчыбызның: “Минем аз гына акчам артып китсә, шундук бүлешергә яратам”, диюе бөтенләй аптырашта калдыра, валлаһи! Җырларның авторларына гонорар түләү генә “онытыла”. Мәкаләмнең “күпер”енә дә килеп кердек. Югарыда әйтелгәннәр шәхсән үземә дә турыдан-туры кагылганга язам болар хакында.
Минем сүзләргә язылган җырлар саны да бер дистәдән артып китә. Башкортстанда да, Татарстанда да аларны башкардылар һәм башкарып торалар. Авторларның исемнәрен дә күрсәтеп тормыйча... Аңлавыгызча, сүз автор хокуклары яки миңа, шулай ук башкаларга тиешле гонорарлар турында бара.
Әнә шул “бүлешергә яраткан” җырчы да минем бик тетрәндергеч, эчтәлекле җырымны үз репертуарына алган иде. Хәтсез еллар элек. Әйткәндәй, җыр халык арасында таралып, ике ел үткәч, Татарстанда төпләнгән әлеге җырчының офисында гонорар мәсьәләсе уңаеннан сүз кузгаткан идем.
Сөйләшүен болай әйбәт кенә сөйләште. Тик мөмкинлеге була торып та (ул вакытта аның кебек зур заллар җыйган 3-4 кенә җырчы бар иде Уфа-Казанда), ул мине бәхилләмәде. “Менә кыш җиткәч, Уфага барам, шунда мине эзләп табарсың”, – диде дә салкын гына хушлашты. Бу вакытта тышта ямьле яз иде. Шагыйранә күңелемә бозлы бураннар тулгандай булды мондый мөнәсәбәттән. Нишләп әле мин, мәгънәле җыр авторы, ике ел элек үк биреләсе беренче гонорарымны артист артыннан эзләп-юллап алырга тиеш?!
Әйе, әйе, беренче гонорарымны, сез ялгыш укымыйсыз. Чөнки закон нигезендә артистның һәр концертыннан авторларга процентлар тиеш. Ә бу әфәндем беренче гонорарымны бирмәс өчен дә төрле хәйләләр уйлап тапты. Ничектер, егетләрчә түгел бу! Үзен хөрмәт иткән җырчы авторлары белән исәп-хисап ясауны еллар буена сузарга тиешме соң?! Гомеремдә ике иҗат кешесе генә миңа әсәрләрем өчен берникадәр акча бирде.
Билгеле бер җырчы бер җырыма – 5 мең сум, ә икенче көй язучы 5 шигырем өчен шул ук күләмдә исәпләште.
Барлыгы 6 җыр өчен 10 мең сум, дөресен әйткәндә, көлке диясе генә кала! Соңыннан, үзешчән композитор шуларның “Кыяларда яшим”, “Сөю таҗлары” дигәннәренә көй иҗат итеп, Татарстан җырчыларының репертуарын баетты. Күпме хак куйгандыр, белмим. Берсенә төнге Казанда гаҗәеп клип та төшерделәр. Ул дуэт иде.
Җырларың өчен тиешле гонорар түләсәләр, нишләр идең, диярсез, бәлки?! Әлбәттә, үземнең беренче кәгазь китабымны чыгарыр идем. Башкортстан Язучылар берлегендә әгъза булып тормасам да, татар-башкорт шигърият сөючеләре китабымны күптән көтә.
Төп фикерем шул: бүген татар-башкорт эстрадасында шагыйрьләргә гонорар түләгән композиторлар, җырчылар бар микән? Чөнки, 4-5 бик шәп җыр текстым көйгә сусап, каңгырып, тузан эчеп ята... Янә дә шул: теге югарыда телгә алынган һәм матбугат битләрендә аның турында саллы гына язмалар чыккан талантлы, моңлы җырчыбызга: “Әгәр дә акчагыз арта икән, туган районыгызга кайтып, керемнәре аз булган мохтаҗ гаиләләргә “Кызыл таң” гәзите белән “Әллүки”, “Тулпар” журналларына подписка бүләк итегез”, диясе килә! Башкортстандагы “Атайсал” программасы буенча да бу гаҗәеп якты үрнәк булыр иде!
Бу теләкләрем республикада һәм аннан читтә яшәүче матбугатка битараф башка артистларга да кагыла. Чөнки, сезнең бүген данга, байлыкка төренүегез турыдан-туры гади тамашачылар һәм матбугат белән бәйле! Теге дөньяда Раббыбыз каршысына баскач, югары исемнәрегез түгел, ә фани дөньядагы исәп-хисапларыгыз турында сораячаклар! Әзер булмасак, бу рухи фаҗига, мәңгелек газап дигән сүз! Җырдагыча әйтсәк: “Әлегә соң түгел!”
Рәзиф Зөбәеров,
шагыйрь.