+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь 2023, 11:40

Чикләвек гомерне озайта

Галимнәр озак яшәү өчен рационны үзгәртергә киңәш итә.

Чикләвек гомерне озайта
Чикләвек гомерне озайта

Берген университетында галимнәр командасы гомерне озайту өчен ризык рационына чикләвек һәм бөртекле ашлыктан әзерләнгән ризыклар өстәргә кирәклеген белдерә. Шул ук вакытта сосискалар, колбаса, татлы газлы эчемлекләр куллануны киметергә кирәк, дип ассызыклый алар.

Галимнәр исбатлавынча, көненә биш порция җиләк-җимеш һәм яшелчә, шулай ук тулы бөртекле ашлыктан әзерләнгән ризыклар, кузаклылар һәм чикләвек ашарга кирәк.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, рациондагы мондый үзгәрешләр гомер озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Аерым алганда, углеводларны куллануны киметү гомерне бер елга арттыра, ә барлык күрсәтмәләрне үтәү гомерне сигез елга озайтырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: