+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь 2023, 15:10

Улым бит ул, күз нурым...

Бүген Уллар көне — гаилә бәйрәме. Аны әти-әниләр уллары белән бәйрәм итә. Быел Русиядә Уллар көне 22 ноябрьдә билгеләнә.

Улым бит ул, күз нурым...
Улым бит ул, күз нурым...

Бәйрәмнең статусы рәсми түгел. Максаты — гаилә мөнәсәбәтләрен, балаларның һәм ата-аналарның бердәмлеген ныгыту. Бу көнне һәркем улларына бүләк бирә, теләгән матур сүзләрен әйтә ала. Бәйрәм гаилә эчендә искә алына. Безнең илдә бу бәйрәм — яшь бәйрәм, ул бер-ике ел элек кенә билгеләнә башлады, шуңа карамастан, тиз арада популярлык яулады.

Барлык халыкларда гаиләдә ир бала туу зур шатлык, язмыш бүләге, горурлык булып санала. Малай кешенең үсеп, нәселне дәвам итүче, якыннарын саклаучы, яклаучы булуы табигый кабул ителә. Үсеп ир булган, гаилә корган баланың әти-әнисен онытмавы — аңа гомер бирүчеләрнең зур хезмәт һәм тәрбия нәтиҗәсе бит.

Улларны көне — халыкара чара, ул дөньяның төрле почмакларында бәйрәм ителә. Кайбер дәүләтләрдә аның төгәл даталары һәм традицияләре билгеләнгән.
Мәсәлән, Япониядә 5 майда Малайлар көне үтә. Гаиләсендә ир бала булганнар бу көнне өй алларына карп балыгы төшерелгән флаг элә. Бу илдә әлеге балык — кыюлык, акыл, намус символы. Ә ишеккә ничә яшел флаг эленә, димәк, гаиләдә шулкадәр малай бар.
Швециядә бу бәйрәм 7 августта билгеләнә һәм “Лангуст көне” дип атала. Бу көнне малайлар әлеге җәнлекне хәтерләткән костюмнарга киенә һәм сәнгать осталыгын күрсәтә, төрле ярышларда катнаша.
Бразилиядә 12 октябрь — Балалар көне. Монда маскарадлар, карнаваллар оештырыла. Ата-аналар балаларына бүләкләр бирә, ә кибетләрдә акцияләр үткәрелә.

Әйе, ни дисәң дә, тормыш мәгънәсе — балалар шул. Без, әти-әниләр, алар өчен “таулар күчерергә” дә әзер. Иң мөһиме — яратуыбыз, тәрбиябез киләчәктә үзебезгә игелек булып кайтсын, балаларыбызның бәхетенә сөенеп, имин картлык кичерергә язсын!

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: