Авыл хозурлыкка чумып, яшеллеккә төренеп, күркәм көннәр торды ул соклангыч җәйдә. Үзеннән сиксән яшькә өлкәнрәк хуҗабикәсе белән шәһәр ягында кыш чыккан, авылдан һәр көз китеп, һәр яз кайта торган, төгәл генә ничә яшьтә икәнлеге дә онытылган, шулай да тавык халкы өчен ару гына яшьтә булып, шуңа да карамастан, көн дә йомырка салуы белән әбекәйне сөендереп, аны иртәләрен сагынып көтеп алып, йөгереп килеп кулыннан ашап өйрәнгән “Кызылкай” кушаматлы тавык өчен яшел чирәмле, көн дә үзенең көен эчтән генә көйләп, берничә тапкыр хәстәрлекле карашы белән әйләнгән ихата үзе бер оҗмах почмагы иде. Һәр иртәдә алар хуҗабикәләренең җиңелчә кәлүшләрен өстери биребрәк кыштырдатып килүен зарыгып көтеп алып, кетәклек ишеген ачу белән пырхылдап йөгереп чыгып, аның кайчандыр зифа, төз, болан аяклары кебек соклангыч булган, бүген инде коргаксыган имән ботаклары кебек картайган аякларының кан тамырлары зәңгәрләнеп торган урыннарына әллә салкынча төннән соң җылынырга теләп, әллә хуҗабикәләрен тизрәк җылытырга омтылып, ышкынып сәламләде. Дөресен генә әйткәндә, әбекәй үзе дә мондый иртәләрне сагынып көтеп ала иде...
...Караңгы төшүгә әбекәйләре чыгып, кетәклек капкасын ипләп кенә ябып куйганнан соң, ул тити башлар үз уйларына бирелеп, таңга кадәр йокыга чума. Ә хәстәрлекле хуҗабикәләре, салкын җил өрмәсен, төлке-мазар кереп кыраннатмасын, дип, тишек-тошыкларын каплаштыра да, кичкә таба авырайган кәлүшен өстерәп, үзе дә салкын, ялгыз түшәгенә таба юнәлә...
Һәр иртәдә шул хәл кабатлана. Ә әбекәйнең иң якын дусларының – авылда елдан-ел сирәгәеп баручы ахирәтләренең хәлен белер вакыты да калмый диярлек, шуңа ул үз мәшәкатьләре белән үтүче көннәре аша ерак караш ташлап, үз дөньясы, мал-туары, кош-корты һәм иртәрәк китеп сагындыручы, җылы истәлекләре белән кайчак төшкә керүче карты белән яшәгән елларына “кайтып” килә. Матур яшәде алар, нәсел-ыру исеменә тап төшермәделәр..
...Шулай табигать көзгә авышкан көннәрнең берсендә Кызылкай чөрли башлады. Аны һәр тәбәктә төрлечә әйтәләр: кайсыдыр якларда “чөрли” дисәләр, икенче тарафларда “көртли” диләр. Юк, чирләми алар, йомыркага утырып, чебеш чыгару өчен “чирли“ башлыйлар. Дүрт-биш ахирәт тавыгының күкәй салу урыны тәгаен билгеле булгач, аның башкалардан качып утыру мөмкинлеге дә юк иде. Башка тавык халкы аның бу галәмәтен, әлбәттә, аңлап та бетермәде, гаҗәпләндерде, “картлач”ның черләвенә көлеп кенә карады кебек. Хуҗабикә исә, аның бу халәтенә ихлас елмаеп: “Карале, карт сантый, нишләмәк буласың болай!?” дип аптырады.
Кызылкай югалып торган арада аны эзләп, “Кая булды инде бу тити баш?” дип тә таба алмагач, тавыкның күзгә бик күренеп тормаган почмактагы ояда утыруын күреп, әбекәй ничәмә тапкырлар аннан куып төшерүен хәтерләми дә инде. “Кит әле, карт сантый! Нишләп утырасың монда?” дип күтәреп алып чыгып, “Бар, чирәм ашап, рәхәтләнеп йөр! Чебеш чыгарырга хәзер соң инде, көзгә кергәндә балаларың ныгынып та өлгермәячәк!” дип җибәрә иде. Әмма яше барудан кикрикләре агара төшкән, аларның алсу матурлыгын югалткан, сыртындагы йоннары шактый коелган, бераз өтәләнеп баручы Кызылкай бераз йөргәч, янә шул оясына кереп утыра иде.
Мондый хәлләр көн дә күзәтелгәнлектән, моны кызык итеп, мин дә шәһәрдән кайткан саен бу хикмәткә ныграк игътибар бирә башладым. Тавык халкы иске мунча белән абзар арасындагы лапас астында көз кояшының соңгы җылы нурлары астында үзләренчә оя кебегрәк чокыр ясап, шунда туфракта коенып, бетләреннән арынып ятар булды. Шунда чыгалар да, бөтен абзар ихатасына тузан туздырып, тәпиләрен әле берсен, әле икенчесен суза биребрәк яталар, тузан ванналары алалар, үзара кыткылдашып, йоннарын тазарталар – үзләренең пляж комлыгында иркәләнәләр иде. Эссерәк көннәрдә исә салкынчарак тирәнлеккә төшеп, башларын җылы кояш яктысына куеп, артларын җиләс туфракка терәп, ләззәтләнеп яталар.
Лапас астында шул рәвешле барлыкка килгән кечкенә чокырларның берсендә һәрвакыт безнең Кызылкай ята. Ул көнне бу тити башыбыз бераз моңсурак күренде, бүген аның “Чер-чер, кырт-мырт” дигән тавышы да әллә ни ишетелмәде. Кыланышы да башка көннәрдәгегә караганда сәеррәк иде. Моны искә алсам да, елмаеп кына карап куйдым да, үз эшләрем белән киттем.
Төштән соң абзар астындагы теге өч-дүрт оя-чокырның берсендә утыручы Кызылкайга игътибар иттем. Гадәттә, тавык халкы, кеше килә башласа, сискәнә, куркып кала һәм утырган урыныннан пырхылдап торып китә. Кеше-фәлән күренмәгән очракта да төш вакытында кояш төшкән урыныннан китеп, җиләсрәк җиргә, күләгәгә кача. Ләкин мин янына килеп җиткәндә дә Кызылкай селкенмәде. Гаҗәпләнеп, сәерсенеп барып карагач кына мин аның гәүдәсенең җансыз булуын аңладым. Бәләкәч кенә гәүдәле Кызылкай, шул чокырына утырып, башын без көн саен басып, үтеп-сүтеп йөргән тактага кырын салып, мәңгелеккә күзләрен йомган иде...
Мин шул чакта шушы бер йомарлам кызыл йонлы җан иясенә, ничәмә еллар буе безне тәмле йомыркалар белән сыйлаган, безгә еллар буе үзенчә нидер әйтергә, аңлатырга тырышкан, безнең белән үзенчә сөйләшеп, күзләребезгә тилмереп карап, нәрсәдер әйткәнебезне аңлаган кебек, җавапка үзенчә кыткылдап, үзенчә чөркелдәп сөйләшкән тавыккайга вакытында ярдәм итә алмаганлыгым өчен үзәк өзгеч үкенү хисләре кичердем. Мин аның суынып та бетмәгән арык аркасыннан сыпырдым да куеныма тыктым, башын җайлап борып яткырып, яратып кочаклап, инде шиңгән кикригеннән үбеп, бу җәйдә булган кыланышларын искә төшердем...
....Ииии, аның шушы черләвен, чөрләвен туктатыр, бетерер, биздерер өчен ниләр генә кыланмадык бит без! Шушы халәтен “дәвалар” өчен, имеш, караңгылыкта черләве бетә икән, дип, өстенә чиләк каплап та утырттык. Каз оясы каплап, салкын кое суы белән дә күпме коендырдык! Ә ул, күшегеп, аннан чыкканнан соң да күпме калтыранып утыргандыр. Ләкин ул безнең “тырышлыкларга” бирешмәвен күрсәтте: чиләк астындагы караңгылыктан, каз оясы астындагы салкын душтан чыгып, кечкенә күкрәген горур киереп, йоннары яртылаш коелып беткән канатлары белән бөтен көченә кагынып, үзенең изге, Ходай тәкъдире белән бирелгән тәгаенләнешен барыбер үтәячәген белдереп, безгә горур карашын ташлады.
Ә ул бит әнисе җылысына елышып, күшектерә торган салкын яңгырларда аның канаты астына посып, газиз әнкәсенең җылы, йомшак йоннары арасына томшыгын тыгып, ышанычлы канат астында икәнлеген тоеп, җан тынычлыгында изрәп, йокымсырап үскән чебеш тә түгел иде! Ул инкубатор чебеше, ана назын тоеп үсмәгән бер ятимә иде. Ләкин гомеренең соңгы көннәре җиткәндә Ходайның хикмәте, дөресрәге – кодрәте белән иңдерелгән Ана булу теләге, инстинкты уянуын үзендә тойган бит ул!
Кызылкай гомеренең соңгы көннәре җиткәндә чебеш чыгарырга тырышып, оя корып, үзен булачак әни итеп хис итте. Шул мизгелләрдә ул әле тумаган да чебешләренә үзенчә дәшеп тә йөргәндер, аның көрт-көрт йөрүләре, бәлки, тумаган да чебиләрен үзе артыннан иярергә чакырып йөрүе булгандыр. Кем белә, кайсыбыз алар телен аңларга сәләтле? Ул бит хыялында Әни булырга теләгән! Менә ул теләк, омтылыш көче!
Ни үкенеч, без – мәрхәмәтсез җаннар, аңа мондый мөмкинлекне бирмәгәнбез. Ә аның шушы каршылыкларны җиңеп, үзенең тавык кына булган тити башы белән, җаны белән шушы тойгыларны, шушы бөек хисне, бөек гамәлне кичерәсе килгән! Тавыкның да ӘНИ буласы килгән!
Бәләкәй генә бер тавык белән булган вакыйга мине тирән уйларга салды. Шул җан ияләрендә, аеруча соңгы еллардагы вакыйгалар, яңа туган сабыйларын чүплеккә ыргыткан япь-яшь кенә әниләрнең вәхши гамәлләре белән чагыштырып карасак, әни булу сәләте, балаларына булган ана мәхәббәте тавыкларда көчлерәк тә кебек. Артык фәлсәфәгә бирелмәгән очракта да, шуны гына әйтә алабыз: шушы бәләкәй генә дусларыбыз, кечкенә гәүдәле, без акылы сай мескен җан иясе дип санаган тити башларда да табигать тарафыннан бирелгән көчле инстинктлар яши икән. Аларны бернинди фән дә, бернинди гыйльми тикшеренүләр дә, фәнни экспериментлар да төбе-тамыры белән йолкып ташлый алмый икән. Табигать биргән көч, хикмәт, кодрәт, Әнилек, Әни булу теләге берни белән дә җуйдыртырлык түгел! Әни булу – ул Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк.
Мин Кызылкайны үләксә кебек күммәдем. Мин аны пычрак капчык кисәгенә түгел, кәфенлек кебек чиста чүпрәк тукымага сыйпый-сыйпый яратып төреп, кеше аягы басмый торган урынга – ындыр артындагы шомырт агачы артына, олы җан иясе буларак, кадерләп җирләдем. Җирләдем дә кабере өеменә үзе кебек үк кызыл тавык салган бер йомырка куйдым...
Фәнис КЕРПЕ-ГӘРӘЙ.