+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 декабрь 2023, 07:40

Иртәгә китап укыгыз!

14 декабрь сынамышларына игътибар итегез.  

Иртәгә китап укыгыз!Иртәгә китап укыгыз!
Иртәгә китап укыгыз!

14 декабрьдә яңа китап укый башлау хәерле эш санала. Ләкин укый башлаган китапны ачык калдырмагыз.
Иртәгә төшегездә китап күрсәгез, уңыш киләчәк! Иртәгә китап шкафыгызны тәртипкә китерегез. Кирәкмәгән китапларны башкаларга, китапханәгә бирегез.

14 декабрьдә яхшы уку, белем сорап, теләк теләгез, догалар укыгыз, алар кабул булырга тиеш.

14 декабрьдә яман сүзләр сөйләргә, сүгенергә, талашырга ярамый. Югыйсә, уңыш бик озакка китәргә мөмкин.

Иртәгә мохтаҗ кеше ярдәм сораса, үтенечен кире какмагыз.

14 декабрь сынамышлары:
Көчле җил иссә, көчле салкыннар көтегез.
Йолдызлар бик җемелди икән, буран чыгачак.
Эт өргән тавыш тонык ишетелсә, көчле кар ява башлаячак.
Болытлар җилгә каршы йөзсә, суыта.
Томан эчендә кебек күренгән Ай бик салкын көннәр вәгъдә итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас